Әтнә таңы

Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән, дип хәбәр итә әлеге хәлнең шаһитлары. Фаҗига бүген иртәнге бишләр тирәсендә килеп чыккан. Егет Чыпчык станциясе янында тимер юл аркылы чыгарга уйлаган. Шаһитлар әйтүенчә, ул якынлашып килгән поездның тавышын ишетмәгән. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Башлангыч мәгълүматларга...

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән, дип хәбәр итә әлеге хәлнең шаһитлары.

Фаҗига бүген иртәнге бишләр тирәсендә килеп чыккан. Егет Чыпчык станциясе янында тимер юл аркылы чыгарга уйлаган. Шаһитлар әйтүенчә, ул якынлашып килгән поездның тавышын ишетмәгән. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Реклама

Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет Казанда яшәгән һәм башкала югары уку йортларының берсендә белем алган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/20/158360/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: