Әтнә таңы

Биектауда Әтнә егетләре дә көрәшә

Биектаудагы көрәш турниры 400 көрәшчене үзенә җыйды Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бил алышулар ике көн дәвам итәчәк. Әлеге ярышта районыбызның көрәшче егетләре - Галимҗанов Раил Наил улы, 1989 елгы, Шәрәфиев Радик Ирек улы, 1989 елгы, Әхмәтгалиев Азат Морат улы, 1989 елгы, Сафин Руслан Җәмил улы, 1988 елгы... да катнаша....

Биектаудагы көрәш турниры 400 көрәшчене үзенә җыйды

Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бил алышулар ике көн дәвам итәчәк.

Әлеге ярышта районыбызның көрәшче егетләре - Галимҗанов Раил Наил улы, 1989 елгы, Шәрәфиев Радик Ирек улы, 1989 елгы, Әхмәтгалиев Азат Морат улы, 1989 елгы, Сафин Руслан Җәмил улы, 1988 елгы... да катнаша. Уңышлар телик аларга!

Реклама

9-10 февраль көннәрендә Биектауның "Биектау" спорт комплексында каһарман-шагыйрь муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш турниры уза. 55 нче мәртәбә үткәрелә торган бәйге Татарстан район-шәһәрләре һәм күрше Башкортстаннан 399 көрәшчене үзенә җыйды.

Ике көн дәвамында ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык үлчәвендә көч сынаша. 60 килограммда - 38, 65тә - 44, 70тә - 44, 75тә - 51, 80дә - 43, 85тә - 39, 90да - 35, 100дә - 40, 130да - 42 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта 23 көрәшче бил алыша.

Сүз уңаеннан, әлеге турнир 2015 елда Биектауда узган иде инде. Ул вакытта шушы келәмдә 422 көрәшченең бил алышканын тамаша кылдык. Ә аннан соңгы ике турнир Зәйдә үтте - 419 һәм 378 көрәшче җыелды.

Биектаудагы турнир бүген кичкә кадәр дәвам итә, ачылыш тантанасы көндезге сәгать 1гә билгеләнгән. Җиңүчеләр иртәгә ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157683/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: