Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“АБАУ! БИГРӘК КЕЧКЕНӘ...”

Мари чигендә урнашкан бер кечкенә генә авылның яшәеше турында республикада да беләләр хәзер. Һәм моңа куанырга кирәк.

"Ары сабантуен карарга бармадыгызмы, менә бәйрәм ул, Әтнәнең авыллары гына түгел, Арча районыннан да карарга килгәннәр, мариларны әйткән дә юк. Көндезгесе бер хәл, кичке сабантуен да үткәрделәр, орчык кадәрле Райлә... ут итә", - әнә шундый бәяне күп тыңладык бәйрәмнәрдән соң. Равил абый Җәләев тә язды бу хакта. Моңа кадәрге сабан бәйрәмнәрен дә әйбәт итеп оештырганнарын ишетеп беләм, ә барып карый алганым юк иде. Анысына да җай чыкты. Уйламаганда халык дәү итеп бәя биргән "орчык кадәр" Райлә редакциягә киңәшләшергә килеп керде. "Балалар өчен сабантуй үткәрәсе килә иде, тик үткәргәнем юк..." дип тезеп китте. Шаккатып тыңладык, бар икән теләк, теләк белән генә дә эшли торган чара да түгел әле, башка мәшәкатьләре дә җитәрлек. "Мәктәп яны лагерьлары үз эшен тәмамлаганчы булса әйбәт булыр иде инде ул", - дип тә үз алдына сөйләнде. Нәрсә диик, кем сабантуй үткәреп караган, җитмәсә Арыдагы кебекне. Тыңладык та утырдык, хуплаудан артыгын әйтеп тә булмады. Ике-өч көн үттеме икән, Райлә һәрвакыттагыча бәйрәм карарга чакыра. Монысын да күрми калсам, гөнаһ булыр дип бардым, ничек яши бу авыл? Халкы нинди уйда? Печән өсте дә бит әле, авыл кешесен бу чорда урыныннан кузгатам димә. Дөрес анысы, балалар бәйрәме, диде бит, тик бала артыннан әни дә, әби дә иярә инде ул, әтиләр дә иярмәсә әле.

Бардык. Урынын эзләп тинтерәп йөрисе булмады, кемнән сорасаң да, кайда икәнен күрсәтәләр, хәер музыкасы ишетелеп тора. Исең китәрлек, авыл читендәрәк зур мәйдан, уртада өстәлләр төзелгән, кая карасаң да әйбер, бәйрәм буласын белмәсәң, сатучы товарын чыгара, кибет килгән, диярсең. Ул "товар"..! "Балаларга бирәсе бирнә бүләкләре бу. Башта белдерү язып элдек. Кичә 9нчы сыйныф укучысы Рафил Вәлиев, 3 нче сыйныф укучысы Айниз Каюмов, 2 сыйныф укучысы Илисә Гыйниятова авыл буйлап йөреп, бирнә җыеп чыктылар. Болар - авыл кешеләре биргән бүләкләр: пакетыннан да алынмаган күлмәкләр, ирләрнеке дә бар, мунча сөлгеләре, савыт-саба... әле 1050 сум акча да җыйналды", - дип таныштыра Ары башлангыч сыйныф укытучысы Гөлчәчәк Каюмова. "Сабантуйлардан калган бүләкләр дә бар иде, аларны да өстәдек, олылар сабантуена хуҗалык 25 мең сум акча биргән иде, аны көндезге сабантуйга тоттык, спонсорлар таптык, эшмәкәрләребез булышты, шулай булмаса артистлар чакырып, кичкесен дә оештырып булмый иде. Көндезге сабантуй үткәрдек, кичкесе булды, нишләп балалар сабантуе булмаска тиеш әле бездә..." - ди Райлә. Үзе "очып" кына йөри. Аның шикеллеләр җитәрлек, бер якта китап­ханәче Диләрә Галләмова бөтерелә, ул да түгел апалы-сеңелле Бакова Гүзәлия белән Гыйниятова Алсу кибет белән килделәр, ерактан сары автобус та күренде. "Күлле Киме мәктәбенә лагерьга йөрүче балалар килә", дип сөрән салдылар. Оештыручы укытучылары, поварлары белән бергә җыйнаулашып менгәннәр. Алар гына да түгел, Кименең балалар бакчасына йөрүчеләр дә килде. Апалары Рәшидә Хәсбиева, Сөмбел Әскарова зурракларын алып менгәннәр, барысының да сабантуй күрәсе килә. Күрмәгән бәйрәмнәре дә түгел, тик монысы бит үзләренеке. Мәйдан тота балалар, Райлә апалары башлап җибәрде, китте уеннар, ә таякка таянган әбиләр, сабыйларын күтәргән әниләр, бар да мәйдан читенә тезелделәр, уртада торучыларны әбиләрен "Капчык­лылар килә, мәйданны бушатыгыз", дип кисәтеп тә өлгерделәр.

Чүлмәкне хәбәрчебез Ай­низ Каюмов ватты. Чиләк­ләп су ташыдылар, шакмак та җыйдылар. Ул да түгел, бер тапкыр куллана торган савытларга салып карабодай боткасы белән сыйладылар, анысы да барлык кешегә җитте, Гөлсинә Сабирова ничек итеп пешергәндер ул ботканы, аның тәмлелекләре..! Балалар өчен сары автобус та вакыты белән ашханәгә әйләнде, балалар шунда сыйланды. Ә мәйдан туктамады. Гер күтәрделәр, таяк тарттылар, кашыкка йомырка кабып йөгерделәр, "Ватмаска, күкәй башка юк", дип шаяртты Райлә. "Кара теге сабыйны гына, капчыктан башы да чыкмый", дип ах итүче дә, нәкъ авыл баласы булып, шешә күтәреп зурраклар артыннан йөгергән сабые да, эче катып көлгән әтие дә, таягын онытып биегән әбие дә, дөньясын онытып бәйрәм итүчеләрне фотога төшерүчесе дә табылды. Бары да уйланган, бөтенесе дә кулларыннан килә, берәүгә дә ялынасы юк. "Менә шулай яшибез инде без, бәйрәм генә итә икән болар, дип уйламагыз, эшенә дә өлгерәбез..." - дип искәртеп алды хәбәрчебез Фидаил Кадимов. Чүлмәккә суга торган таякны ясаучы да әле ул, хәер аның кулы тигән әйберләр бер таяк кына да түгел. Ә таягы әйбәт, буйдан-буйга "Чүлмәккә сук!" дип язып куелган. "5 ел хезмәт итә инде", - диләр. "Олылар сабантуена кырыйга өй дә эшләп куйганнар иде, кереп чәй эчтек..." - дип тә сөйләп өлгерделәр. Һидая апа Илгәрәй белән сөйләшүен, тәэсирләрен сөйләп бетерә алмый. "Кем уйлаган, кем бәйрәм итә тагын болай итеп", - ди. "Арының дәрәҗәсен төшермәгез моннан соң да", - дип сөеп китә икенчесе. Бар да ихлас, шундый рәхәт! Берәү дә читтән килеп оештырмаган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саБантуй