“Бик кадерле инде без”
"Әйбәт". "Калын итеп җәелгән бу". "Яхшы буласы". "Ленин" күмәк хуҗалыгының ферма территориясенә түшәлгән асфальтны күргәч тә, иң беренче әйтелгән сүзләр бу. "Менә шушы егетләрнең тырыш хезмәте. Арчалылар. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип эшләмиләр. Узган ел яңа мәдәняит йорты каршына да алар җәйгән иде асфальтны. Эшләре сыйфатлы булгач, быел да дәшәргә...
"Әйбәт". "Калын итеп җәелгән бу". "Яхшы буласы".
"Ленин" күмәк хуҗалыгының ферма территориясенә түшәлгән асфальтны күргәч тә, иң беренче әйтелгән сүзләр бу. "Менә шушы егетләрнең тырыш хезмәте. Арчалылар. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип эшләмиләр. Узган ел яңа мәдәняит йорты каршына да алар җәйгән иде асфальтны. Эшләре сыйфатлы булгач, быел да дәшәргә булдык үзләренә", - дип каршы алды хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин. Мактаганны өнәп бетермәгәндәй, "Монолит" оешмасы җитәкчесе Хәбир Кутдусов: "Асфальт бит ул кире җыеп алып, яңадан сала торган әйбер түгел. Бер тапкыр сынаттыңмы, икенче тапкырын сиңа мөрәҗәгать итмәячәкләр", - диде җитди итеп. Шаяртып: "Арттан кире килеп йөрмәсеннәр дибез инде", - дип тә өстәп куйды.
Килеп йөрмәсләр Хәбир абый. Кем белән сөйләшсәң дә, сезнең хакта уңай фикердә. Ферма мөдире Тәлгать Низамов: "15ләп кеше эшли. Вакытында киләләр. Кичке сәгать 10- 11гә кадәр дә эшлиләр. Ял дип тә тормыйлар", - дисә, төшке аштан соң, ял итәргә утырган сыер савучылар Гадения, Тәслимә, Флера, Фидания, Резеда бер сүздә булып: "Безнең өчен тырыша җитәкчебез. Җиренә җиткереп эшләнде. Чиста, матур булды, су ага торган урыннарына кадәр бар. Бик кадерле инде без", - диделәр.
Комбикорма әзерли торган тегермәнгә кадәр сузылган асфальт, сенаж траншеяларына да юл алачак. Һәр торак алдына бетон җәелгән. Барысы 5676 квадрат метр мәйданга асфальт җәелгән. Кыскасы, хәзер язгы һәм көзге пычраклар да ленинлыларны куркытмаячак. Ә монысы хуҗалык җитәкчесенең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев