Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бик кирәк иде! Ә менә бозы...”

Чәршәмбе көнне районыбыз авылларында күптәннән көтелгән яңгырлар явып үтте.

Һава торышын быел синоптиклар Тукайча, җылысы да, яңгыры да вакытында булачак дип фаразласалар да, яңгырлар күренмәде. Корыга китте. Орлыкларның бакчага чәчелгәннәре дә анда-санда гына тишелде. Җитәрлек дымы белән җылысы булмады, салкын җиле үзәккә үтте. Болыт күренгән саен өметләнеп көттек. Чәршәмбе кичке якта килгән болытны күреп, бездән олыраклар да: "Монысы ява инде", - дип фаразладылар. Һәм яуды яңгыр. Җилләп! Давыллап! Буранлап! Бозлап! "Яңгыры бик кирәк иде. Тик менә бозы харап итте", - дип сөйләшүчеләрне ишеткәч, телефонга ябыштык. Кайсы авыллар боздан зыян күргән?

Югары Сәрдә, Комыргуҗа, Күәм, Түбән Көек, Күңгәр, Күшәр, Кышлау, Олы Мәңгәр, Иске Өҗем авыл җирлекләренә кергән авылларда яңгыр матур гына, хәвеф-хәтәрсез явып үткән. "Аллага шөкер, тыныч кына үтеп китте. Ярдәм сорап килгән кеше булмады", - диделәр авыл җирлекләре хезмәткәрләре. Тик менә Бәрәзә, Бәрәскә авылларындагы хуҗалыкларның түбәләрен җил алып ыргыткан, капка-коймалар ауган. Түтәлләр беткән, суган-помидорлар киселгән. Хуҗалык игеннәре дә зыян күргән.

- Шөкер, яңгырлар яуды. Тик азрак зыяны да булды. Бозлы-яңгыр "Ленин" хуҗалыгында - 150 гектар арыш, 90 гектар - кукуруз, арпа басуына зыян салды. Гомумән алганда, яңгырлар бик кирәк иде. Тик "Күңгәр", "Таң" хуҗалыкларында начаррак яуса, "Уңыш"хуҗалыгында иң матуры булгандыр, - ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов.

"Иртәдән зыян күргән хуҗалыкларны барлыйбыз. Ярдәм сорап килүчеләр дә күп. Бәрәзә, Бәрәскә, Шәкәнәч, Олы Әтнәнең Татарстан, Нариман, Карл Маркс, Кече Әтнәдән килүчеләр бар. Иң зур зыян Шәкәнәчтә яшәүче Бикмуллин Азат хуҗалыгында. Өй каршысы белән бергә түбәсен алып ыргыткан. Яңгыр үткән, обойлары кубып төшкән. Урын-җирләр лычма су. Бәяләр өчен арчадан эксперт чакырттык. Вак-төяк зыян күрүчеләр Күәмдә бар, бер капкага зыян килгән. Әле барлап бетермәдек, барлыйбыз. Иминиятләнгәннәре бар, иминиятләнмәгәннәре бар. Иминиятләнгән булса, 10-15 көндә акчасын алырга мөмкин булыр инде. Күп дигәндә документлар бер ай йөри", - ди җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах" оешмасының Әтнә агентлыгы менеджеры Гөлнара Ихсанова.

Алдан итәк-җиңне җыю кирәк шул, Аллаһы Тә­галә дә сакланганны саклармын дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев