Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бик яратам сине Әнием!" Әтнә кызы иҗаты

***************************** Картайгансың, диләр Әниемә... Картаймаган...арткан яшьләре, Безнең Әни гомере буйларына Кешеләрдән куркып яшәде. Ир хакы бар,диеп хаман түзде Карашыннан куркып әтинең... Бер җылы сүз ишетәсе килгән Чаклары күп булды Әнинең... Шомырт кара чәчләренә чаллар Иртә төште...басты уйлары, Ару- талу белми эшләгәнгә Сызлый хәзер аяк куллары. Балачактан килгән үпкәләрен Бик әйтәсе...


*****************************

Картайгансың, диләр Әниемә...
Картаймаган...арткан яшьләре,
Безнең Әни гомере буйларына
Кешеләрдән куркып яшәде.
Ир хакы бар,диеп хаман түзде
Карашыннан куркып әтинең...
Бер җылы сүз ишетәсе килгән
Чаклары күп булды Әнинең...
Шомырт кара чәчләренә чаллар
Иртә төште...басты уйлары,
Ару- талу белми эшләгәнгә
Сызлый хәзер аяк куллары.
Балачактан килгән үпкәләрен
Бик әйтәсе килгән сүзләрен
Әйтми яши Әни беркемгә дә
Сандыгына салып йөрәген.
Картайгансың,диеп әйтмәгез сез
Минем әниемне күргәннәр...
Бик сирәк ул сабырлыгын җыеп
Сынмый..көчле була белгәннәр.
Картаймаган! Минем өчен гел яшь
Йомшак мамык аның куллары...
Үзе лаек булган БӘХЕТ кенә
Әниемне күрми урады.(Г.Шигапова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев