Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“БИК ЖЫЛЫ КАРШЫЛАДЫЛАР...”

Район больницасына авыл җиренә кайтып эшләргә теләүче табибларга, стимуллаштыру мак­са­тыннан торак яки торак төзергә җир алу өчен 1 миллион сум акчалата ярдәм турындагы программа буенча табиб-педиатрлар - Басыйрова Ләйсән Ринат кызы, Узбаева Эльвира Марат кызы, терапевтлар - Айгөл Фәнил кызы Фәйзуллина һәм Ринат Мәхмүт улы Хәкимҗанов кайттылар.

РФ Президенты­ның Ука­зы чыгып күп ва­кыт та үтмәде, бездә ин­де аны тормышка да ашыра башладылар. Бү­ген сүзе­без шу­ңа ни­гезләнеп районга кайт­кан табибларның ике­се ту­рында.

Балалар консультация­се ишеге төбендә га­дәт­тәге шау-шу булмаганга башта аптырабрак калдым. Ләкин ишекне ачып керүгә шикләрем таралып юкка чыкты. Бар икән монда кеше һәм берәү генә дә түгел... Бүлмәне нурга күмеп, елмаеп утырган мөлаем кызлар район больницасына нәкъ менә шушы программа буенча кайткан белгечләр булып чыкты. Үзләрен Ләйсән Ринат кызы Басыйрова һәм Эльвира Марат кызы Узбаева дип таныштырдылар алар. Ләйсән - Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылы кызы, Эльвира исә Лениногорск шәһәреннән. Икесе дә мәк­тәпне тәмамла­гач Ка­­­зан Дәүләт Медици­­на Уни­­­верситетының пе­ди­ат­рия факультетына укыр­га кергәннәр. 6 ел укыганнан соң, Ләйсән бер ел интернатура үтеп, ике ел Казан шәһәрендә участок табибы булып эшләгән. Эльвира исә интернатурадан соң 2010-2012 елларда ординатураны үтеп, эшкә кайткан. Бу программа белән Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән булган очрашуда танышканнар, район больницасына педиатрлар кирәклеген интернеттан белгәннәр. Шалтыратып белешкәннәр дә, Әтнәгә юл алган­нар. Тормыш иптәше белән кайткан Ләйсән дә, Эльвира да әлегә техникум тулай торагында яшәп торалар. "1000000 сум акчаны нишләтергә уйлыйсыз?" - дип сорыйм. "Торак төзелешенә тотарбыз. Аңа өстәп тагын 100 меңе дә бирелә, анысын нишләтербез, әле уйлап бетермәгән". "Коллектив ничек кабул итте, бик авыр түгелме?" - дим. Бер­та­­выш­тан: "Монда барысы да булышырга гына торалар, ә төп терәгебез - район педиатры Нәкыя Нургали кызы. Болай ук булыр дип уйламаган да идек, бик җылы каршы алдылар. Нинди сорау булмасын, ярдәм итәргә генә торалар. Форсаттан файдаланып, коллектив­ка зур рәх­мә­тебезне әйтәсебез килә", - диләр. Кызларның мак­сатлары - шушында төпләнеп калып, киләчәктә халыкка хез­мәт күрсәтү.

Беркем өчен дә сер түгел, дистә еллардан бирле больницаның ба­лалар бүлеге Нәкыя Нургали кызы җилкәсендә булды. Балалары булган­нар белә, тәүлек­нең кай­сы вакытында мөрә­җә­гать итсәң дә, Нәкыя апа кире бормый, кирәк чакта уен-көлкесе белән, кирәк икән таләпчән кырыслыгы белән киңәшен дә бирә, кулыннан килгәнчә ярдәмсез дә калдырмый. Бала табу йортында тулгак ачыларыннан котыл­ган ананың иң беренче уе - "Балам ничек икән?" Сабыйлар яткан бүлмә ишеге төбендә Нәкыя апа төшкәнен көтеп торганда ниләр генә уйлап бетермисең. Менә ул җәһәт-җәһәт адымнар бе­­лән, һәрвакыттагыча кем­гәдер киңәшен бирә-бирә, коридор буйлап килә, шул арада бәби тапкан әниләрнең хәлен дә со­рашып алырга өлгерә. Шулай нәниләр бүлмәсенә кереп тә китә һәм менә ниһаять, "Нәкыя апай, менә мин, килдеңмени?!" дия-дия синең сабыең булып сөйләшә-гөрләшә башлый. Шунда эчкә җылы кереп китә, Нәкыя апа тыныч, берәүне дә ачуланмый, димәк, бала сау-сәламәт. Менә шундый, үзе дә бала җанлы апалары остаз бүген яңа кайткан табиб кызларга. Кызлар да бик ачыклар, елмаеп кына торалар. Әти-әниләр белән дә, сабыйлар белән дә уртак тел табарлар, Алла боерса. Булышырга әзер торучы коллегалары, Нә­кыя Нургали кызы кебек олы таянычлары, үз кызларыдай күреп кабул иткән Вәсилә апалары булганда югалмаслар. Хыял канатларын язмыш җилләре генә сындырмасын иде инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: педиатр, авыл