Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагы Җиһанымның шундый мәле, Соңлап кына таң ата. Көз җитте, дип торган чакта Гүя җәй кире кайта. Сары күлмәктән агачлар Талгын гына җил исә. Ефәк көянтә өстендә Үрмәкүч дөнья гизә. Миләшкә учак якканнар, Бакчада алма исе. Күктә торналар тавышы - Күңелдә аерылу хисе. Әйтче миңа, әйт туганым, Җәйме бу,...

Әбиләр чуагы

Җиһанымның шундый мәле,

Соңлап кына таң ата.

Көз җитте, дип торган чакта

Гүя җәй кире кайта.

Сары күлмәктән агачлар

Талгын гына җил исә.

Ефәк көянтә өстендә

Үрмәкүч дөнья гизә.

Миләшкә учак якканнар,

Бакчада алма исе.

Күктә торналар тавышы -

Күңелдә аерылу хисе.

Әйтче миңа, әйт туганым,

Җәйме бу, әллә көзме?!

Табигать вакытны бутап

Шулай шаярта безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев