Әтнә таңы

Әбиләр чуагы 5 октябрьгә кадәр дәвам итә – “Әтнә таңы”

Мин кечкенә чакта бәрәңгене сентябрь ахыры-октябрь башларында гына ала идек. Хәзер бәрәңгеләрен август уртасында ук казып алучылар бар. Әбиләр чуагы белән дә шул ук хәл. Октябрь башындагы җылы, матур көннәрне генә әбиләр чуагы дип сөйли идек бит. Әллә үзебез үзгәрдек шунда, әллә табигать холыксызланамы, вакытны ашыктырабызмы икән, сентябрь башындагы матур...

Мин кечкенә чакта бәрәңгене сентябрь ахыры-октябрь башларында гына ала идек. Хәзер бәрәңгеләрен август уртасында ук казып алучылар бар. Әбиләр чуагы белән дә шул ук хәл.

Октябрь башындагы җылы, матур көннәрне генә әбиләр чуагы дип сөйли идек бит. Әллә үзебез үзгәрдек шунда, әллә табигать холыксызланамы, вакытны ашыктырабызмы икән, сентябрь башындагы матур аяз көннәрне дә әбиләр чуагы дип атыйбыз. Хезмәттәшләрем белән дә шул хакта сөйләшеп алдык.

Кемдер урамда әбиләр чуагы дисә, кемдер аңа әле иртәрәк ди. Икенчеләр арасында мин дә бар идем. Төшке аш вакытында урамга чыккан идем, ике адым да атламадым, битемә пәрәвез килеп сарылды. Юкка бәхәсләшкәнмен мин әйтәм, чынлап та пәрәвез оча икән бит. Соңгы вакытта әбиләр чуагын беренчесе, икенчесе дип тә сөйли башладылар. Бу, бәлкем, "яшь әбинең чүәгедер", октябрьдә безне нинди һава торышы көтә икән дип, Арча районының Кәче авылыннан табигать күренешләрен күзәтеп, алдагы айның, елның ничек киләчәген белеп торучы Рәсим Солтановка шалтыраттым.

Ул исә, нинди сәбәп белән шалтыратуымны әйтеп бетергәнемне дә көтмичә, сөйләп китте.

Реклама

- Әбиләр чуагы элек 20 сентябрьләрдән соң гына булса, хәзер берничә көнгә иртәли башлады. 5 октябрьгә кадәр көннәр матур җылы торачак. 22 һәм 26 сентябрь яңгыр булыр кебек. 14 августта көн яңгырлы булса, көз пычрак булачак, көннең яртысы аяз, яртысы яңгырлы булса, көз озак киләчәк дигән сынамыш бар. Ул көнне дә иртән аяз иде, төштән соң яшенле яңгыр булды.

Имән агачларының да яфракларын өйрәндем. Кайбер яфракларында ак төстәге төймәләр күрдем. Киләсе елда кайбер урыннарда корылык булыр кебек. Җир җиләге дә яхшы булды быел. Көзге уңыш әйбәт булырга тиеш. Ә менә кызыл миләшнең тагын күп булуы борчуга салды. Миләш уңган елны авыру-үлемнәр күп була. Быел февральнең яртысы-март аенда авылыбызда утыз мәет булды. Миләшнең ишелеп уңуы кеше башына дип әйтүләре хактыр. Аллага тапшырган инде, - дип җөпләде ул үзенең сүзен.

Дилбәр Гарифуллина

Чыганак:http://www.shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: