Биология һәм химия хикмәтләре
Мәкаләнең исемендә аталган фәннәрне һәм башкаларын без заманында мәктәпләрдә , башка укыту оешмаларында махсус программалар буенча тырышып өйрәндек һәм балаларыбыз , оныкларыбыз да өйрәнәләр.
Ун яшеннән мин 96 битле калын дәфтәргә программадан тыш кызыксындырган мәгълүматларны теркәп бара башладым. Илебез күккә очырган спутниклар, космонавтлар һәм башка могҗизалар турында шул дәфтәрдән укыганда хатирәләр яңара. Биология фәне турында өстәмә язулар миңа Чембулат авылы мәктәбендә укыганда олимпиадада җинеп чыгарга һәм ике атна Казан шәһәрендәге зоопаркны, , башка кызыклы урыннарны, Лаештагы юннатлар станциясен күрергә мөмкинлек бирде. Җитәкчебез Олы Мәңгәрдә укыткан Гарифҗан абый Галиәхмәтов иде. Сәяхәттән кайткач биология фәне укытучысы Әнвәрбәк абый Галиев мина мактау сүзләре әйтеп бүләкләр тапшырды, класс җитәкчесе Габидин абый Әүхәдиев элек күрше бүлмәдәге тәрәзә пыяласын ваткан өчен шелтә белдерде. Тәнәфес вакытында шукланабыз, бер классташны этеп җибәргән идем, терсәге белән зур булмаган пыяланы ватты. Икенче көнне шыпырт кына өйдән пыяла алып килеп, мәктәп директоры Харис абый Зарипов белән аның бер ягын кисеп алып куйдык тәрәзә рамына. Иң мөһиме Харис абый ул вакытта минем белән уен – көлке белән генә сөйләште, физика фәненнән укытканда да “ балалар,электр көчәнеше ул бәдрәфтә көчәнеп утыру түгел, ул икенче төрле көчәнеш”, – дип әйтеп барыбызны да көлдерде. Бер дәрестә үзенең озак еллар тәмәке тартып соңрак аны тартуны ташлаганы, сигез ел буе үпкәсеннән кара какрык чыгуы турында сөйләде. Тәмәкенең начарлыгын аңлап мин аны тартмадым, башкаларны да тартуны, акча исраф итеп үпкә чертүне ташларга өндәдем, кайберәүләр аны ташладылар да. Англиянең мәшһүр драматургы һәм акыл иясе Бернард Шоу заманында болай дип әйткән:” Сигарета – ул бикфорд шнуры, бер башында ут, икенче башында ахмак”. Бикфорд шнуры бер башына ут кабызып җибәргәч янып барып икенче башындагы шартлаткыч матдәне уты белән шартлата. Ә Харис абый мәктәптә иң яхшы педагогларның берсе буларак истә калды.
Биология фәненә килсәк, без ул вакытта әле кеше организмының гаять катлаулы биохимик лаборатория дип атап булуын, анда бер үк вакытта бик күп биохимик реакцияләре баруын, тәнебездә 250 миллиард чамасы төрле микроорганизмнар яшәп ятуын белмәгәнбез дә. Ул микроорганизмнарның бер өлеше витаминнар җитештереп , ашкайнату эшләрендә булышып безгә файда итсә, бер өлеше инертлы, калганнары иммун системабызның какшаганын гына көтәләр һәм авырулар китереп чыгаралар. 1918 елда Испаниядә килеп чыккан грипп авыруы вирусы дөньядагы 100 миллионга якын кешеләрне үтергән булырга тиеш дип санала, ул вакытта аңа каршы вакцина да, кешеләрдә вируска каршы торырлык махсус тәнчекләр дә ясалган булмаган.Гражданнар сугышы вакытында һәм соңрак тиф, ваба, холера авырулары, башкалары да миллионлаган ватандашларыбызны үтергәннәр.
Узган ел азагындарак Кытай иленең Ухань шәһәрендә барлыкка килгән дип саналган яңа вирус бөтен дөньяга угуын чәчеп берничә миллион кешенең башына җитте( вирус сүзе латин теленнән “агу” дип тәрҗемә ителә). Кытай иле хөкүмәте берничә тапкыр АКШ дәүләтен ул вирусны үзләрендә ясап Ухань шәһәрендә яшертен таратуларын гаепләп чыкты. Бу дөрестән дә шулай булырга мөмким, чөнки узган елның җәй азагында АКШның бер зур хәрби полигонында НАТО илләрененең хәрби өйрәнүләре тәмамланды, ул полигон белән янәшә Америкада иң зур бактериологик коралларны өйрәнүче лаборатория бар икән. 11 сентябрьдә якындагы госпитальдә симптомнары хәзер дөньяны яулаучы шул коронавирус белән авыручыларныкы кебек булган беренче авыручы теркәлгән. Соңрак тагын берничә кеше шулай авырый башлаган. Алдарак кабул ителгән килешүләр нигезендә АКШның 178 хәрбие Кытай илендәге Ухань шәһәре тирәсендә октябрь аенда бердәм дөньяви хәрби өйрәнүләрне караганнар. Озак та үтми Ухань шәһәренә якын булган бер шәһәрдә беренче коронавирус инфекциясе (19-nCoV, яки Ковид - 19) кешеләргә чир бүләк итә башлаган. Бу турыда 21 март көнендә төнге сәгать өченчедә “ТВ “ каналындагы “Специальный репортаж” тапшыруында сөйләделәр. Үзләренә буйсынырга теләмәгән Кытай иленә янкилар төрле санкцияләрне шактый күп кулландылар. Әлбәттә, дөньяда үзләрен иң демократик ил дип санаган америкослар барлык гаепләрне дә кире кагалар. Соңыннан ул вирусның АКШтагы ике лабораториядә Канзас университетының бер биолог – вирусолог җитәкчелегендә 2015 елда ук ясалганлыгы турында сөйләделәр.
Моннан алты ел элек Африкадагы Эбола елгасы буенда яшәгән халыклар арасында кинәт кенә беркемгә дә билгеле булмаган бизгәк авыруы тарала башлады. Авыручыларның тәннәре тиз арада дерелдеккә (желега) әйләнеп бик күпләр теге дөньяга киттеләр. АКШ дәүләте бушап калган җирләрдә тиз арада хәрби база төзеп куйды. Соңрак “Эбола бизгәге” дип аталган авыруны китереп чыгарган вирусның янкилар (АКШ) тарафыннан ясалып таратылуы билгеле булды, аларда ул вируска патент та алынган икән. Ул бизгәк авыруы белән авыручыларның яртысы үлгән, Россиядә ясалган вакцина гына ул авыруны туктаткан. Хәзерге вакытта элек СССР составында булган күп илләрдә АКШның хәрби базалары гына түгел, биолабораторияләре дә бар, Грузия белән Украинада аларның ниләр кылганын күпләребез беләдер.
Узган гасырның 80 еллары башында илебездә “СПИД” дип аталган авыру чит илләрдән үтеп кереп тарала башлады. “ВИЧ”- инфекциядән башланган ул авыру шулай ук бик күп, башлыча хәзерге тел белән әйткәндә “социаль җаваплылыклары түбән булган” кешеләрне кырды. Прибалтика илләренәң берсендә шул авыруны эләктергән ир белән хатын өйләрендәге шкаф өстеннән аркылы салынган, башларында элмәк булган бауга бергә асылынып үлгәннәр иде. Ул авыруның килеп чыгу сәбәбен Африкадагы ир кешеләрнең үзләрендә “ВИЧ”-инфекция вирусларын йөрткән маймыллар белән тыгыз аралашудан килеп чыккан дип аңлатканнар иде. Күптән түгел телевизордан “ РЕН – ТВ” каналыннан 1957 елдан 1960 еллар башына кадәр АКШтагы берничә шәхси медицина компанияләрнең элек Бельгия дәүләте колониясе булган Африкадагы Конго илендә (анда ике Конго бар) полиомиелит авыруына каршы вакцинация үткәрүләре турында сөйләделәр. Ул компанияләр, чыгымнарны киметү йөзеннән булса кирәк, Конгода вакытлыча лабораторияләр ясап, вакцинаны яшь шимпанзе маймыллары бавырларыннан ясаганнар һәм җирле администрация ярдәме белән барлык ил кешеләренә вакцинация ясаганнар. Ул маймыллардагы “ВИЧ”-инфекция вакцина аркылы кешеләргә күчеп 1959 елда авыручылар теркәлә башлаган. Билгеле булганча, капитализмның төп принцибы - әйберләрне мөмкин кадәр арзан итеп җитештерү һәм кыйбатрак итеп сату. Юкка гына заманында Германиядә туган яһүд философы Карл Маркс капиталистларның 300% файда (прибыль) алу өчен теләсә нинди җинаятькә барулары турында язмаган. 2018 елда исә, 1818 елда дөньяга килгән ул акыл иясенә туган шәһәре Трирда һәйкәл куйдылар. Бер АКШ президенты да заманында: “Капитализмның шул ягы начар, капиталистлар үтә комсызлар”, - дигән.
Элегрәк мин район газетасында “Химия - халыкка” дип аталган мәкаләләр язып чыккан идем. Башкалабыздагы “Оргсинтез “ заводы тирәсендә шул исемдәге зур плакат бар иде. Ул завод читендәге дистәгә якын юан торбалардан чыккан кара төтен тирә - яктагы җирләрне, анда яшәгән халыкны озак еллар бик яхшылап ыслады, шуның өстенә шул тирәдәге пропан – бутан газларын баллоннарга тутырып сатучы оешма да һавага шактый күп хуш исләрен чыгара иде. Акрын искән җил белән таралган ул газны сулап башлар авырта башлый, шырпы сызсаң һава шартлар кебек тоела иде. Бер француз компаниясе ул попутный газларны эшкәртеп әйберләр эшләп чыгару теләге белән безнең җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән булган, тик җитәкчеләр аларга рөхсәт бирмәгәннәр, заманында - 1815 елда Францияне күргән рус офицерлары яшерен оешмалар төзеп сомодержавиянене юкка чыгарырга теләгәннәр бит. Шул ук вакытта “Оргсинтез” заводы үзе тулысы белән капиталистлар ясаган технологик җиһазлар белән тулган иде. Мәсәлән, торбалар ясаучы өлешендә тулысы белән Англия җиһазлары иде, безнең оешмада эшләгән маляр хатыннар монтаждан соң аларны буядылар, ул ил белгечләрен кызыл төстәге “Форд” микроавтобусы - без күргән беренче иномарка йөртә иде.
Ул мәкаләләрдә мин поливинилхлоридтан ясалган пластик ишек – тәрәзәләрнең өйдәге сулый торган һавага хлорорганик агу – диоксиннар һәм эреткеч матдәләр – бисфеноллар бүлеп чыгарулары турында язган идем. Безгә аларны ясау өчен станоклар һәм материаллар башлыча Германиядән килде, немецлар ул ишек – тәрәзәләрне үзләрендә хәерче кешеләрнең өйләренә һәм төрле завод – фабрикаларга, складларга гына куялар икән. Бездә дә , соңрак башлары яхшырак эшләгәннәр евроишек – тәрәзәләр куя башладылар.
1989 елның җәендә бер яшь шофёр миңа юлда бер литрлы хәзерге кебек пластик шешә күрсәтте, туганнары ГДРдан алып кайтканнар, үзе белән чәй яки су йөртә.Ул вакытта шул шешәләр берничә елдән бөтен илебезне басар, аларга абынып йөрербез дип уйлап та карамадык. 1960 еллар башында бер АКШ эшмәкәре кечкенә пластик шешәләр ясап, аларга су салып сата башлый. “Уңышлы кешеләр менә шундый шешәләрдән су эчәләр!” дигән реклама да уйлап тапкач, эшләре нык алга китә, әлбәттә пластикның зыяны турында бер сүз дә булмый. Шундый ук хәл Америкада беренче “Макдональдс” ашханәләре барлыкка килгәч була, кешеләр андагы коры – сары ризыкларга шикләнеп карыйлар, сатып алмыйлар. Оешмада эшләүчеләр җаен табалар, алар врачлар кебек киенеп үзләренең коры ризыкларын ашыйлар. Шушы рекламадан соң ул ашханәләрнең дә эшләре уңа, хәзер ул ашказаны бозучылар дөньяны бастылар. СССР да беренче андый ашханә 1988 ел азагындарак Мәскәүдә ачыла , андагы ашкайнату органнарына зыян гына салучы югары сортлы оннан трансмайлар кушып пешергән булки кисәген урталай ярып холестеринга бай майлы кәтлит тыккан бургерны ашарга җыелган совет кешеләре 3 чакрымлы чиратта торалар. Ул вакытка башка илләрдәге шундый ашханәләр күп миллион кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салып өлгерген булалар, югары калорияле ризыклар аларны симертеп төрле авырулар бүләк итәләр. Иң мөһиме - ашханә хуҗалары миллиардлаган долларларны кесәләренә салалар...
Бөтендөнья Сәләмәтлек Саклау оешмасы исәпләп чыгаруынча, һәр кеше ел дәвамында уртача 250 грамм пластмасса ашый икән. Шуңа күрә хәзер пластик савытларны, башка әйберләрне күп илләрдә тыя башладылар. Пластик трубка аркылы күпләребез соклар эчәргә ярата, ул сок эчебезгә трубканың эчке стенасыннан пластик кисәкләрен дә ияртеп керә.
“Версия” газетасының быелгы 7 номерлы санында “Горе для ума” дип аталган мәкалә басылган иде. Анда пластик һәм химик көнкүреш товарларының балаларның , шул исәптән ана карынындагыларның да сәламәтлегенә шактый зыян салулары турында язылган. АКШтагы Нью-Йорк шәһәре медицина үзәге һәм Швециядәге Карлстад университеты галимнәре бер айлык көмәннәре булган 718 хатынның каннарында булган 26 химик матдә күләмен үлчиләр, шуның өстенә пестицидлар, фталатлар, эреткеч бисфенол А кебек пластик савытлар, контейнерлар ясаганда киң кулланыла торган матдәләрне дә эзлиләр. Өйрәнелгән химик матдәләрнең күбесенең кешеләрнең эндокрин системасына зыян салулары индә исбатланган була, шул хатыннарның балалары туып 7 яшькә җиткәч организмнарында химикатлар күп булган хатыннарның балаларының акыл дәрәҗәсе шактый түбән булуы ачыклана. Галимнәр балаларга иң күп зыянны бисфенол F, пестицид хлорпирофос, полифторкиль матдәләр, антибактериаль сабыннар составындагы триклозан, косметикадагы фталатлар салуын ачыклаганнар. Мин триклозанның һәм балалар сабыннарындагы агулы матдәләрнең даими кулланганда хатыннарның күп очракта балага уза алмаулары , ирләрнең нәсел кадыра алмауларына сәбәп булуы турында язып чыккан идем. Ике кыз баланың рекламада “Джонсон һәм Джонсон” компаниясе ясап чыгарган балалар шампуньнарын мактауларын хәтерлисездер. Янәсе алар күзләрне әчеттермиләр, чәчләрне бутамыйлар!. Берничә ел элек АКШ хөкүмәте шул компаниянең макталган шампунь, сабыннарында триклозан кебек агулы матдәләр булуы ачыклангач, ул матдәләрне башка кушмаска боерды. Хәзер чәйләрне, бигрәк тә суда эреп китә торган кофеларны бик тырышып рекламалыйлар. “НТВ” каналыннан узган елда чәй җитештерүчеләрнең чәй куакларына күп агулы матдәләр сиптерүләре, шуңа чәйне куп эчкән кешеләрдә яман шеш авырулары күбәюе турында сөйләделәр. Әлбәттә кофе агачларына да агуларны аз сиптермиләрдер, шуның өстенә иң яхшы кофеның орлыкларын АКШ һәм башка бай илләр сатып алалар, безгә башлыча калдык-постыклардан суда "эри” торганын ясап, бозылмасын өчен консервантлар тутырып саталар, бу турыда бервакыт радиодан сөйләделәр. “Альпен Гольд” исемле Швейцария шоколадын Россиядә беренче (урында) дип көне-төне рекламалыйлар, чынлыкта яхшы шоколадны алар Көнбатыш Европа илләренә һәм Америкага, начар сыйфатлысын безгә җибәрәләр икән. Шуның өстенә Швецария банкларында икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп җинаятләр кылган нацистларның акчалары саклана икән, ул банклар җинаятьчеләргә акчаларын шыпырт кына биргәләп тә торганнардыр. Демократик карга башка демократик каргаларның күзен чукымый бит...
Җәүдәт МӘГЪСҮМОВ, Олы Әтнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев