Бер нигездә – өч килен
Якты йөзле, ягымлы сүзле, ачык куңелле Фәризә апаны авылда хөрмәт итмәгән кеше юк. Кайтырга туры килгән саен мин аның янына кереп чыкмыйча калмыйм.
Мөлаем йөзле бу апага, әби дип әйтергә тел бармый, һич тә туксан яшьне бирмәссең. Намаз-ниязны чит итмичә, хәл кадәренчә йорт эшләрен башкарып баручы Фәризә апа бу! Кем өчен булса да, ачык капкалы йортның өстәмә яме, авылның күрке! Күреп торабыз, кайвакыт олы яшьтәге кешене, озак яшәүнең серен сорап, интектереп бетерәләр. Дежур, хикмәтле җөмләләр сөйлиләр. Минемчә, озын гомерле булуның сере бер - кешелекле, игелекле булу, хәләл белән хәрәмне аеру.
Фәризә апага карап, мин ике нәрсәгә аптырап сокланам. Беренчесе, (юлчы кешенең вакыты төгәл булмый инде аның) кайчан гына бу йортка керсәм дә, минем өчен чәй өстәле һәрвакыт "гатавай" була. Сораганым бар:
- Мин керәсен кайдан белеп торасың?
- Ана кеше шулай сизгер була инде ул, - дип елмая
Әйе, бу язмыш дигәнең… Миңа өч яшь тулып килгәндә үз әнием вафат була. Бөтенләй хәтерләмим диярлек. Фәризә апага карап үз әниемне күзаллыйм, исән булса ул да шундыйрак сыйфатлы булыр иде. Чәйле-нигъмәтле өстәл белән көтеп торыр иде. Нигәдер Фәризә апа миңа исемем белән эндәшми, гел "улым", дип эндәшә.
Икенчесе, бүтән бер җирдә дә ишеткәнем дә күргәнем дә юк: бер йортта, бер түбә астында бер ана, ике килен яши! Әни кеше дә, олы килен дә, яшь килен дә бер ишектән кереп-чыгып йөриләр. Олы килен белән уртак тел табып яшәгән Фәризә апа, оныгы гаиләле булгач, шулай ук аларны да үз канаты астыннан читкә җибәрми. Яшь килен дә бу олы гаиләнең үз кызы булып китә.
Ишеткән, белгән, күргәннәремне искә төшереп, Фәризә апаның язмыш сукмагын бераз әйтеп китсәм, гаепкә алмас кебек. Сугыштан соңгы ач-ялангач елларда авылыбызның Әхмәдияр исемле егет белән тормыш корып җибәрәләр. Ике тырыш, таза, эшчән яшьләргә өй салуының ние бар! Тиз генә мүкләп-чутлап җитешле генә йорт-кура торгызалар. Бер-бер артлы туган өч баланы үстереп дөнья мәшәкатьләрен парлашып ера башлыйлар. Тик, бу бәхетле тормыш озакка бармый, сугыштан исән-сау кайткан Әхмәдияр абый озын гомерле булмый. Фәризә апа өч бала белән берүзе кала. Төпчеге алты айлык кына иде әле, - дип көрсенә Фәризә апа. Язмыш аны тагын бер кат сыный, олы улы ун яше тулыр-тулмас мәңгелеккә күзен йома.
Чит авылда яшь балалар белән терәксез калу, сыенырга, табыш-киңәш итәргә туган-тумача булмауның нәрсә икәнен ул бик яхшы белә. Көннәре колхозның нинди эше бар, шуны җигелеп, бер таякка эшләп уза, төннәрен шәл инәсен чытырдатып тотып чыга. Ул мәһшәрле елларны күптәннән артта калдырып игелекле бер ир бала, бер кыз баланы кеше итә. Инде алар да олыгайган.
Киленнәр турында сүз чыккач, Фәризә апа:
- Әле кичә генә кебек бу нигезгә килен булып төшкәнемә. Мине дә исәпләп әйтсәң, бер нигездә бер түбә астында өч килен яшибез. Олысы - мин, уртанчыбыз Оркыя килен, кечебез - Фәридә. Шөкер, бер зарым да юк, өрмәгән жиргә утыртмыйлар, өстәл тулы ризык, йоклаган урыным тыныч.
Әйе, бу йортта жай белән генә барган җитешле, тыныч тормышны күреп күңел сөенә. Киләчәктә дә шулай булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.4900
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.5100
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:004700
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы5500
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.6400
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.8600
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр7400
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.13000
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.10500
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.11700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.24900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.42200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика