Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бизәкле башмаклар

Кышкы озын кичләрдә, бер кат эшләрегез беткәннән соң, вакытны ничек уздырырга белми аптырыйсызмы? Әйдәгез бергәләп бизәкле башмаклар (чәпәли) бәйләргә өйрәнәгез.

Бәйләү өчен бертөсле җепне күбрәк алырга кирәк булыр, ә инде бизәкләре өчен төсле җепләр кирәк. Иң элек энәгә 22 күзәнәк (астын өстәп бәйләсәгез, 20дә җитә) җыябыз. Шәл бәйләме белән (уң һәм сул рәтне уң белән, бер ягын уң, икенчесен сул итсәгез дә була) аягыгызга үлчәп (чәнти бармак башына кадәр), төп төстәге җеп белән бәйләп менәбез. Икенче төсне кушып, 22 күзәнәкнең 20сен генә бәйләп керәбез, 2 күзәнәкне шул энәсендә килеш бәйләмичә калдырып, борып бәйләп чыгабыз. Һәр рәт саен энәдәге 2 күзәнәккә берәр күзәнәк бәйләнмичә өстәлеп бара, төсле җепләр белән уң һәм сул рәтләрне бәйлибез. Арасын шул тәртиптә, һәр төстән соң, төп төс белән аралаштырабыз.

Бәйләмгә үзегез теләгән 6 төс кертә аласыз, артыгы кирәкми. Төсләрне кертеп бетергәннән соң, төп төс белән бәйләнмичә калган күзәнәкләрне дә кертеп, барысын бергә бәйләп чыгабыз. Урысча әйтсәк, чәпәли башының бер "клин"ы әзер булды. Чәпәлинең башын бәйләү өчен тагын шундый ук ике "клин"ны нәкъ шулай итеп яңабаштан бәйләргә кирәк. Дөрес итеп бәйләсәгез, чәпәлинең башы шуның белән әзер була, төсле җепләрне өзеп, калган өлешен беренчесенә тәңгәл китереп, төп төс белән бәйләп бетерәбез. Теләсәгез тегеп кенә дә куярга мөмкин. Өстәп, уртадан табанын бәйләп төшеп була. Өске кырыйларын ыргак ярдәмендә үзегез теләгән төс белән әйләндереп алып чәчәк бәйләп тегәргә мөмкин. Башмаклар әзер. Киеп куясы да, уңган кулларыгызга куанасы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев