Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш көнлек укуга күчәбезме?!

Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң? Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә? -Белем көненә бала­лар­­ның әтиләре белән бер­гәләп килүе аеруча кү­ңелле. Аларны...

Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң?

Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә?
-Белем көненә бала­лар­­ның әтиләре белән бер­гәләп килүе аеруча кү­ңелле. Аларны мәктәпләр­дә уза торган чараларга ешрак җәлеп итәргә кирәк. Ә бит кайбер әтиләр мәк­тәпнең кайда икәнле­ген дә белми. Әти тәрбиясе гаи­ләдә бик мөһим, - дип белдергән Дәү­ләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 1 сентябрь көнне. - Без Думага башлангыч сыйныф укучыларын биш көнлек укуга күчерүне тәкъ­дим иттек. Ике ял кө­нен балалар ялны әти-әниләре белән файдалы итеп, үткәрә алыр иде. Әти-әниләрнең дә, укыту­чы­ларның да максаты бер бит - бәхетле, сәламәт, иҗа­ди, тормышта югалып калмый торган бала тәрбияләү.
Кичә "Татар-информ" мәгъ­лүмат агентлыгында яңа уку елына багышланган брифингта да журналистлар бу сорауны күтәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәм­мәтов белдер­гәнчә, әлеге мәсьәләне мәк­тәпләр үзләре хәл итә. Әмма мәгариф министрлыгында алты көнлек укуны хуплыйлар. Ни өчен дигәндә, биш көн укыганда укучыларга программаны үз­ләштерү авырга туры ки­ләчәк. Өс­тәвенә безгә әле республика компонентын да укытырга кирәк. Уку көн­нәрен кыскарту гары сыйныфлар өчен дә ул файдалы түгел. Җавап менә шундыйрак.
Чистайда кичен укыйлар
Ә менә балалары икенче сменада укыган әти-әни­ләрне башка проблема борчый. Балаларның иртән йокылары туйса да, мәктәптән соң кайту бер дә рәхәт түгел. Санкт-Петербург шә­һә­рен­нән кала илнең барлык төбәкләрендә укулар ике сменда оештырыла икән. Дөрес, бездә бу сан башкалар белән чагыштырганда азрак - уртача 8 процент. Әмма Чистай районында ул 33 процентка җитә. Проблеманы хәл итү өчен узган ел яңа мәктәпләр төзүгә кереште­ләр. 2025 елга кадәр барлыгы 8 миллион урын булдырмакчылар. Бездә Белем көнендә Чаллыда 800 укучыга исәп­лән­гән яңа мәктәп ачылды. Соңгы егерме елда анда бер генә мәктәптә төзелгәне булмаган. Проблема бигрәк тә шәһәр үзәкләренә кагыла. Зур мәктәпләр төзү өчен тиешле таләпләргә җавап бирердәй мәйданнар юк.
Туклану, сәламәтлек, тәрбия...
Мәктәпләрдә "Дөрес туклану турында сөйләшүләр" проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетынд ике атналык яңа меню турында карар чыгачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтүенчә, меню укучыларны сыйфатсыз ризык белән тәэмин итүгә бәйле.
Яңа министр Ольга Васильева өч физкультура дә­рес­ләренең берсен биюгә багышларга тәкъдим итә. Ә бездә әлеге сәгатьтә спорт­ның самбо, гольф, йөзү кебек төрләре белән шөгыль­ләнә­чәкләр. Әйтик, быел баш­калабызның 16 мәктә­бендә "Мәктәптә гольф" проек­ты тормышка ашырылачак. Быел җәй республика сулыкларында 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар­ның батып үлүе дә түрәләр­не уйланырга мәҗбүр ит­кән. Шу­ңа күрә балаларны йөзәргә өйрәтә башлаячаклар. Казан мәктәп­ләренең 34 ендә, моннан тыш, барлык районнарда да бассейннар бар. 300 дән артык белем йортында "Гаилә дәресләре" узачак. Педагогларны махсус укытканнар инде. Ата-аналар комитетлары өчен "Тату сыйныф­ның серләре" дигән бәйге игълан ителгән. Мәктәпләр рухи якны да кайгыртырга булган.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев