Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш яшүсмер паспортлы булды

12 декабрь - Россия Федерациясе конституциясе көне уңаеннан, Дәүләт советында республиканың төрле районнарыннан килгән 14 яше тулган 27 укучыга паспортлар тапшырылды. Әлеге мактаулы дәрәҗәгә укуда, спортта алдынгы булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар лаек булды. Алар арасында безнең районнан Күңгәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данил Нурмехаметов та бар. Паспортны аларга...

12 декабрь - Россия Федерациясе конституциясе көне уңаеннан, Дәүләт советында республиканың төрле районнарыннан килгән 14 яше тулган 27 укучыга паспортлар тапшырылды. Әлеге мактаулы дәрәҗәгә укуда, спортта алдынгы булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар лаек булды. Алар арасында безнең районнан Күңгәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данил Нурмехаметов та бар. Паспортны аларга Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Фотода әнә шул истәлекле мизгел сүрәтләнгән. Шушы ук дата уңаеннан Эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсендә дә 5 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Бүлекчә җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов башта укучыларга һәм аларның әти- әниләренә паспортның килеп чыгу тарихы турында сөйләп узды. Соңрак укучылар куллар куеп, һәркайсы үзенең паспортын алды. Әлеге тантанадан фотоларны atnya-rt.ru сайтына кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев