Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишесе дә больницада

Хөрмәтле райондашлар, кан-кардәшләр! Каенсар авылыннан Рәфыйк Шәрипов кызы гаиләсе белән - үзе, улы, килене, кызы һәм оныгы Казанга китешли юл-транспорт һәлакәтенә дучар булдылар. Бүгенге көндә бишесе дә больницада яталар. Хәлләре бик яхшы түгел, машиналары да яраксыз хәлдә. Ерак районнардагы, читтәге кешеләргә дә ярдәм кулы сузабыз, әйдәгез, Аллаһы ризалыгы, балаларыбызның җаны-тәне...

Хөрмәтле райондашлар, кан-кардәшләр!

Каенсар авылыннан Рәфыйк Шәрипов кызы гаиләсе белән - үзе, улы, килене, кызы һәм оныгы Казанга китешли юл-транспорт һәлакәтенә дучар булдылар. Бүгенге көндә бишесе дә больницада яталар. Хәлләре бик яхшы түгел, машиналары да яраксыз хәлдә.

Ерак районнардагы, читтәге кешеләргә дә ярдәм кулы сузабыз, әйдәгез, Аллаһы ризалыгы, балаларыбызның җаны-тәне сәламәтлеге, ил-көннәребезнең тыныч булуы өчен дип булышыйк аларга. Ил төкерсә, күл булыр, диләр. Безнең ярдәмебез дарулар алырга булса да ярар иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга миһер-шәфкать бирсен, килер җирләребез киң булсын.

Әгәр шушы изгелекне эшләсәк, Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән гаеп хәзинәсеннән хәерле юньнәр бирми калмас, иншаллаһ. Һәркайсыбызның миһерле булуын өмет итеп Каенсар авылыннан Наилә абыстай.

Телефон номеры- 36-4-67

(Редакциядән. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә дә кертеп бирә алалар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев