“Безнең гомер – күкләр күкрәве ул...”
Моң-сагышы киек казларның... Сәхнәдә Руслан Галимуллин җырлый. Ә тамаша залында утырган аерым игътибарга лаек кешеләр - инвалидларның күзендә яшь. Җаннар парә-парә килә.
Әтнә дәүләт драма театры бинасында чәршәмбе көнне менә шундый үзәккә үтә алган, елата-сөендерә торган очрашу-кичә булды. Сәламәтлеккә туя алмаган райондашларның күңел халәтен аңлавы кыен түгел. Чөнки әлегә кадәр аларга игътибарыбыз җитәрлек булмады. Район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов әйтеп киткәнчә, алар белән һәрдаим очрашып торырга тиеш икәнлегебезне искәртеп килсәк тә, әлегә кадәр сүздә генә калды. Әнә шуңа күрә Арыдан килгән Люция апа "Бу мәдәният йорты барлыгын ишетеп кенә белә идем", димәс иде. Хәер, бер ул гына мыни. Азрак дөнья күргән Мөнир Шакиров белән Рүзия Камаеваның да очрашу барышында, сәхнәгә менеп чыгыш ясаганда күңелләре тулып-тулып алды. Алар туктап, тамактагы төерне йотканда залдагы мөлдерәмә күңел чәчелде дә түгелде. Чөнки, әлегә кадәр әйтелмәгән җылы сүз табылды. Җитәкчелек, ветераннар советы рәисе, социаль үзәк оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан районыбыздагы 37 аерым игътибарга лаек кешеләр барланып кына калмыйча, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып, кул эшләреннән күргәзмә эшләнде.
Ә анда ни генә юк. Ә матурлыклары - һәркайсында күңел җылысы. Очрашуга килгән һәркем иң элек әнә шул күргәзмә-өстәл янына ашыкты. Бер-берсе белән аралашты, киңәшләште, гаҗәпләнде, сөенде. Бер-берсен макташты. Мактанырлык та, мактарлык та иде күргәзмә. Кем ничек бәйләгән? Мөнирә апа Фазылҗановадан сорашалар әнә.
- Кайда нәрсә күрәм, шуны отып калырга тырышам. Менә монысын болницада ятканда күреп төштем дә, онытканчы бәйләп куйдым. Балалар интернеттан да үрнәкләрен алып бирәләр.
- Сатасызмы?
- Юк. Сатасы килми аларны. Яраткан кешеләремә, дусларыма бүләк итәм.
- Рүзия, бу шәлме?
- Япма. Бәйләгәндә укытучыларны күздә тотып бәйләдем.
- Таһир абый, кәрҗин үрүе озакмы?
- Чыбыгы әзер булса, ярты көндә үрәм. Чыбыгын сыдыруы гына вакытны күп ала.
Шулай аралаштылар. Концерт барганда видеопроектор аша инвалидларның өендәге яшәеше, әңгәмә күрсәтелде.
Рубис абыйның Коръән аятьләре укып, вәгазь сөйләп башланган очрашу-концерт, чыгышлар белән дәвам итте дә, эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән табыннар артында төгәлләнде. Түгәрәк өстәл артында җитәкчеләр Айрат Каюмов, Мингазиз Зиннәтов, Әминә Галиева, Гөлсинә Нәҗмиева, Азат Хәйретдинов инвалидларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Рәхмәттән башка ни дисең. Уйласак, бергәләп тотынсак, булдырабыз икән бит!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.14900
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9200
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7600
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12800
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54000
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.4900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54000
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика