Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бизәкле оекбаш бәйләргә өйрәник

Бизәкле оекбаш бәйләргә өйрәник Бу оекбаш бишинә белән бәйләнә. 4 инәгә 12 шәр күз (барлыгы 48 күз) җыярга. 1 сул һәм 1 уң үрнәге белән 12 рәт резинка бәйләргә. Аннан 3 рәт уңнан бәйләргә. Күзләрне 24 шәр итеп ике энәгә бүләргә. Табан уң яктан уңнан, сул яктан сулдан бәйләнеп бара....

Бизәкле оекбаш бәйләргә өйрәник

Бу оекбаш бишинә белән бәйләнә. 4 инәгә 12 шәр күз (барлыгы 48 күз) җыярга. 1 сул һәм 1 уң үрнәге белән 12 рәт резинка бәйләргә. Аннан 3 рәт уңнан бәйләргә.
Күзләрне 24 шәр итеп ике энәгә бүләргә. Табан уң яктан уңнан, сул яктан сулдан бәйләнеп бара. Үкчә биеклеге бәйләгәч күзләрне 8әр итеп 3 инәгә күчерергә. Сул яктан килгәндә барлык соңгы һәм беренче күзне бергә сулдан бәйләп алырга, әйләндерергә, соңгы һәм беренче күзләрне уңнан бәйләп алырга. Шулай урта инәдә сигез күз калганчы дәвам итәргә. Хәзер ике якка 10 ар күз җыябыз. Барысын да уңнан бәйләргә. Ике яктан да икешәр күзне киметә барырга. Инәдә 6 күз калганчы шулай дәвам итәргә. Беренче биш һәм соңгы 5 күз һәрвакыт уңнан, уртада бизәк бәйләнеп бара.
Бизәк
14 күз
1 рәт. 1 сул, 5 уң, 1 сул;
2 рәт. 1 сул, 3 уң, 2 күзне бергә накид, , 1 сул;
3 рәт. 1 сул, 2 уң, 2 күзне бергә накид, 1 уң, 1 сул;
4 рәт. 1 сул, 1 уң, 2 күзне бергә накид, 2 уң, 1 сул;
5 рәт. 1 сул, 2 күзне бергә накид, 3 уң,1 сул.
Бармаклар башланганчы шул үрнәк буенча бәйләргә, аннан ике яктан да ике күзне бергә бәйләп киметә башларга. Шулай азакка кадәр бәйләп бетерергә.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА, Әтнә районы, Үртәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев