Әтнә таңы

“Бәхет шәһәре”нә сәяхәт

Минем бабаем – Фәйзуллин Фәритне авылыбызда хөрмәт итмәгән кеше юк.

Азат  Фәйзуллин, Яңа  Шашы  төп  мәктәбе  укучысы
Авылдашларымның күбесе аңа киңәшкә килә. Бабаем мең дә берне белүче, бик кызыклы шәхес. Ул авылыбызның тарихына кагылышлы материалларны теркәп бара,  сәяхәт итәргә, аралашырга ярата. Күргән-белгән мизгелләрен фотосурәтләрдә мәңгеләштереп бара. Аның шәхси архивында нинди генә фоторәсемнәр юк! Аклы-каралы фотоларның да күбесен ул үзе ясаган. Аннары, замана белән беррәттән, төсле сурәтләр ясый башлаган.
Бабаемның фотография белән мавыгуы миңа да күчкән булса кирәк. Мин дә нәкъ аның кебек кызыклы күренешләрне истәлеккә фотога төшерергә яратам. Инде минем дә хәзинәмдә классташларыма һәм дусларыма күрсәтерлек шактый фоторәсемнәрем бар. Фотосурәтләрнең кайберләрен мин дә, Фәрит бабаем кебек, социаль челтәрләрдәге шәхси битемдәге күргәзмәгә дә урнаштырып барам. Күргәзмәләр минем дусларым өчен һәрвакыт ачык. Кызыклы кадрлар ясар өчен еш кына сәяхәтләр ясарга да туры килә.  
1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Арча шәһәренең “Фокус” видеостудиясе һәм Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең  “Лабиринт” фотостудиясе укучылары  Россиянең икътисади зур шәһәрләренең берсе  – Ижевск шәһәрендә булдылар. Шул бәхетле балаларның берсе мин идем.  Без М.Т. Калашников исемендәге музей-күргәзмәне тамаша кылдык, шәһәр буйлап экскурсия ясадык,  шулай ук дәүләт зоология паркына, мәдәният һәм ял паркында урнашкан күргәзмә комплексына сәяхәт иттек.
Шунысы куанычлы: "Шудкар" XI ачык балалар кинофестивале кысаларында үткәрелә торган иҗади командировкага йомгак ясап, фотоконкурсның  "Без бәхет шәһәрендә" номинациясендә минем фотосурәтем II дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек  булды. "Шудкар" – "Бәхет шәһәре" дип тәрҗемә ителүче   әлеге чара ел саен бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелә һәм анда балалар медиастудияләрендә шөгыльләнүче балалар коллективлары катнаша. Димәк, үзебезне сынау өчен киләчәктә тагын мөмкинлекләр булачак.
Әлеге кызыклы сәяхәтне оештыручы җитәкчебез Бәйрәмова Энҗе Рафаэлевнага һәм укытучым Корбанова Гөлнара Фәргатовнага  барлык укучылар исеменнән дә зур рәхмәт әйтәсем килә. Көзге каникулларымның иң күңелле һәм файдалы көннәре булып мәңге истә калачак бу сәяхәт. Сагынып сөйләрлек маҗаралары һәм карап искә алырлык фоторәсемнәре дә күп булды бу ерак сәфәрнең. Инде, түземсезләнеп, яңа сәяхәтне көтәргә генә кала.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: