Әтнә таңы

“Бәллүр каләм” җиңүчеләре ачыкланды

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бәллүр каләм" конкурсында Гран-при яулап машина откан Ислам Әхмәтҗановка "Лада" машинасын мактады, ә Россиянең билгеле комментаторы Дмитрий Губерниев исә Татарстанда журналистика үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Показать полностью.. 19 май көнне Татарстан журналистлары арасындагы иң мәртәбле конкурс - "Бәллүр каләм" бәйгесенә йомгак ясалды....


Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бәллүр каләм" конкурсында Гран-при яулап машина откан Ислам Әхмәтҗановка "Лада" машинасын мактады, ә Россиянең билгеле комментаторы Дмитрий Губерниев исә Татарстанда журналистика үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.


19 май көнне Татарстан журналистлары арасындагы иң мәртәбле конкурс - "Бәллүр каләм" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң оста каләм ияләрен котларга дип Татарстанның гына түгел, ә башка төбәк һәм федераль матбугат чараларыннан да кунаклар шактый күп җыелган иде.

Беренчеләрдән булып журналистларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова мөрәҗәгать итте.

- Бүген без зурлап Матбугат көнен бәйрәм итәбез. Бу - республикада эшләүче барлык каләм ияләренең уртак бәйрәме. Быел конкурска тәкъдим ителгән эшләр саны аеруча күп булды, жюри әгъзалары 5000 гә якын эшне карап бәяләделәр, - дип билгеләде җитәкче үзенең чыгышында. - Җюри әгъзаларының күбесе инде күп еллар дәвамында "Бәллүр каләм" конкурсына тәкъдим ителгән эшләрне тикшерә. Әлеге 22 шәхес - журналистиканың йолдызлары. Тик берсенең дә "Бәллүр каләм"е юк, - дип дәвам итте сүзен Римма ханым.

"Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов исә, бәйрәм белән котлаудан тыш, алга таба бурычларны да билгеләде.

- Безнең төп максат һаман да элеккечә: укучылар санын саклап калу һәм арттыру, халыкны сәяси, иҗтимагый һәм социаль тормыштагы дөрес яңалыклар белән таныштыру, ә иң мөһиме - югары стандартларга таянып эш итү, - дип белдерде ул үзенең чыгышында.

"Бәллүр каләм" бәйгесенә килгән иң мәртәбәле кунакларның берсе - Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде.

- Бүген - дәүләт җитәкчеләре республиканың төрле почмакларында эшләүче каләм ияләренә рәхмәт әйтә торган көн. Без сезнең эшне күреп, белеп, шатланып, кайчакта, киресенчә, тәнкыйтьләп, барыгыз белән дә бертөрле тормыш кичерәбез. Сез бик зур эш башкарасыз - мәгълүмат бирәсез. Дәүләт журналистлардан башка дөрес сәяси тормыш алып бара алмас иде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аннары традицион рәвештә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Бәйгенең иң күркәм номинацияләренең берсе - "Журналистикада исем" өлешендә барлыгы 6 журналист җиңү яулады. Аларны Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча рәисе Рәзил Вәлиев һәм танылган комментатор Дмитрий Губерниев тәбрикләде.

Дмитрий Губерниев Казан шәһәренә чын-чынлап соклануын белдерде. "Татарстан - журналистика аеруча зур үсешкә ирешкән төбәк", - дип билгеләп үтте ул.

Иң зур бүләк - Гран-прины исә "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов яулады һәм шул рәвешле "Лада" машинасына лаек булды.


Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: