Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болай да уйнап була!

Әтнә дәүләт драма театры бинасында " Без бит Әтнә яклары"дип исемләнгән укучылар иҗат фестивале кысаларында, мәктәп укучылары арасында КВН уенынның финал ярышлары узды. Бәйгене район мәгариф бүлеге оештырды. Финалга зона ярышларыннан 4 команда: Бәрәзә мәктәбенең"Татлы борычлар"ы, Түбән Көекнең "Замана трамвае", Бәрәскә мәктәбенең "БУМ", Күшәр төп мәктәбенең "Күшәр пилмәннәре" чыккан иде....


Әтнә дәүләт драма театры бинасында " Без бит Әтнә яклары"дип исемләнгән укучылар иҗат фестивале кысаларында, мәктәп укучылары арасында КВН уенынның финал ярышлары узды.
Бәйгене район мәгариф бүлеге оештырды.
Финалга зона ярышларыннан 4 команда: Бәрәзә мәктәбенең"Татлы борычлар"ы, Түбән Көекнең "Замана трамвае", Бәрәскә мәктәбенең "БУМ", Күшәр төп мәктәбенең "Күшәр пилмәннәре" чыккан иде.

Аз гына үзгәреш кертеп, уенның программасы түбәндәгечә игълан ителде:
- Исәнләшү "Сездә ничек- бездә шулай"; вакыты- 5-6 минут;
- Разминка "Бу кызыклы сорауга җавап бирегез әле", яңа сорау әзерләргә кушылган иде. уйлау вакыты-1,5-2 минут.
- Музыкаль күренеш "Мәктәптә төрле хәлләр була", чыгыш ясау вакыты- 6-10 минут.
- Өй эше. Театраль күренеш "Мәктәп бүген һәм иртәгә", чыгыш ясау вакыты 6-10 минут.
Бәйге, КВН уеннары һәрчак бәхәсле булуын истә тотып, быел мәгариф хезмәткәрләре үзләре жюрига утырмадылар. Шулай итеп бәйгене мәгарифкә катнашы булмаганнар: мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов, мәдәният бүлеге методисты Әлфинә Мөхәммәтҗанова, китапханәче Гөлнур Насыйрова, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәридә Җәләлетдинова һәм мин хөкем иттек.

Бәяләү дөрестән дә җиңел булмады, чөнки командаларның һәркайсы көчле, яхшылап әзерлән. Урта мәктәп укучылары арасында югалып калырлар дип көткән "Күшәр пилмәннәре" дә безне аптырашта калдырдылар. Кечкенә буйлы бу тапкыр, юморист егетләрне тамашачы да алкышларга күмде. Рифат чыгып басуга, зал көлә, һәр чыгышын алкышлый башлады. Бәрәзә командасының зәвыгына, күзәллау осталыгына, бердәмлегенә сокландык. Бәрәскәләрнең үзләренә генә хас оешканлыгы, затлылыгы, музыкаль осталыгы сокландырды. Түбән Көекнең әзерлеге дә начар түгел иде. һәр команда вакытка да сыешты, таләпләр дә үтәлде. Тик бәйгегә һәрчак нәтиҗә ясала. Гомуми билгеләрдән чыгып, җиңүчеләр билгеләнде.

Беренче урында- Бәрәзәнең "Татлы борычлары", икенче урында - "Күшәр пилмәннәре", өченче урында- Бәрәскәнең "БУМ" командасы. Түбән Көек мәктәбе яхшы уен күрсәткәне өчен аерым номинация белән бүләкләнде. Җиңүчеләр белән бергә катнашкан һәр команданың оста уенчылары уен араларында чыгыш ясап, җитәкчеләр тарафыннан бүләкләр алдылар.
Бүләкләр тапшырырга чыккан район Советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов та укучыларга рәхмәт әйтеп, фестивальнең 2007 елдан бирле үтүенә басым ясады. Шул еллар эчендэ укучылар концерт та, спектакль дә куйдылар. "Бүгенге уеннарны КВН итеп оештыручылар дөрес эшләгәннәр, бу уен яшьләрнеке, бүген без моңа инандык, КВН уйнау аларга ошый. КВН чыгып сөйләү генә түгел, масштаблы жанр. Монда вокал да, хореография дә бар. Горурланып утырдык. Чыннан да безнең төбәк талантларга бик бай... Рәхмәт оештыручыларга, укытучыларга, укучыларга, зур хезмәт куелган...",- дип билгеләп үтте ул. Һәм бу бик тыгыз вакыт аралыгында, укучылар башка бәйгеләрдә дә катнашкан вакытта эшлэнде.
- Язгы каникул вакытында үткәрелсә, әзерләнеп тә, барлык мәктәпләр җыйналып карап та була иде, укучылар бер-берсенең идеяләрен урлый да алмаслар иде, дигән теләк тә әйтелде мәктәпләр тарафыннан. Икенче юлы анысы да искә алыныр...
Мин үзем сокланып утырдым. Урыннар билгеләнсә дә, җиңелүче күрмәдем. Барыгыз да үзегезне җиңүче итеп хис итегез. Чөнки Сез зона бәйгесендә җиңгән командалар! Һәм тамашачыларга, ә алар күп иде, бер дигән ял бүләк иттегез. Шул кулыгызны җуймагыз.
Фотоларны соңрак сайттан карарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев