Болай соранып йөргәнем юк иде - ярдәм итик
"Берегезгә дә Ходай күрсәтмәсен, уттан берни дә калмый икән, 19 ел буе корган тормыш минут эчендә җир белән тигезләнде.Адәм ышана торган булмады. Көне-төне күз алдымда шул ут..." Сөйли-сөйли дә бер ноктага төбәлеп кала Флера. Ни әйтергә белми тыңлап утырам. Түбән Көек авылында булган янгын турында алдагы саннарда язган идек. -...
"Берегезгә дә Ходай күрсәтмәсен, уттан берни дә калмый икән, 19 ел буе корган тормыш минут эчендә җир белән тигезләнде.Адәм ышана торган булмады. Көне-төне күз алдымда шул ут..." Сөйли-сөйли дә бер ноктага төбәлеп кала Флера. Ни әйтергә белми тыңлап утырам. Түбән Көек авылында булган янгын турында алдагы саннарда язган идек. - 20 март көнне төнге 9 сәгать 30 минут тирәсе иде. Ничектер бөтенесе берьюлы булды. Яп-якты ялкын иде. Өч терлек тә кычкырып янды, сыер 8 март көнне генә бозаулаган иде... Нәрсә алып чыгарга да белмәдек ут эченнән, андый чакта баш та эшләми икән, кечкенә кыз исенә килеп азрак документларны алган, бер өлеше янган. Машина алырга барырга тиеш идек, ул акчаның бер өлеше алынган, бер өлеше калган... коточкыч күренеш, идән астындагы бәрәңгеләр пешкән, кайнатмалар, баллар күп иде... бөтенесе шартлап ярылган... коры җир торып калды... Ярый әле балаларның имтихан бирәсе елы түгел дип сөенәм, берсе - X, икенчесе VIII сыйныфта укый. Аннан да зур куанычыбыз иремнең әнисе, аның өе булды. Ул безне үзенә сыйдырды - ди. Катып калган күңел елый да алмый. Кайгы-хәсрәтне бушата торган савыт юк шул. Аны бүтәннәрнең күңеленә генә бушатып була. Кайгы килсә, хәсрәт басса, тормышларың хәсрәт баскан якка авышыр, дигәннәр күпне күргәннәр."Болай итеп оешма саен соранып йөрермен дип, башыма да китермәгән идем. Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен", - ди ул счет номеры язылган кәгазьне сузып. Ире Әнәс Шакиров исеменә ачылган Россия саклык банкындагы счетның номеры: 42307810262165760038/48... саны белән башлана. - Хәленнән килгән кешеләр бәлки ярдәм итәрләр дип йөрү,- дип сүзен дәвам итә Түбән Көек мәктәбенең биология укытучысы. - Миһербанлы кешеләр күп икән, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Киемнәр китерделәр. Район җитәкчеләре агач материаллары белән булышабыз, диделәр. Кайгыбызны үзенеке итеп кабул итүчеләргә без бик рәхмәтле. Булышырга теләге булучыларга да. "Оятсыз икән болар", дип кенә әйтә күрмәгез, чарасызлыктан инде бу." Бер төптән чыкмаган ботаклар да уралышалар, дип языла әдәби әсәрләрдә. Табигатьтә дә очрый андый күренешләр. Без дә табигать балалары, булышыйк! Ут эчендэ меңгә теленгән йөрәк белән, Шакировларга өр-яңадан йорт күтәрүе җиңел булмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2300
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.2400
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3100
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4000
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4500
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10600
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8101
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5400
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.29700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4500
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.79300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика