Больницада - әнә шулай...
Сиксән яшьлек әби чирләп китте. Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Зур кайгыга калган балалары Алып китте хастаханәгә. Хастаханәсендә беркем аны Колач җәеп каршы алмады. Үлә әни, әнә буыла, дип Китермәгән дәлил калмады. Үлем берни түгел балнис өчен. Алар инде аңа күнеккән. Җаны чыгар алды күпме адәм Балнис ятагында интеккән. "Урын юк...
Сиксән яшьлек әби чирләп китте.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать!
Зур кайгыга калган балалары
Алып китте хастаханәгә.
Хастаханәсендә беркем аны
Колач җәеп каршы алмады.
Үлә әни, әнә буыла, дип
Китермәгән дәлил калмады.
Үлем берни түгел балнис өчен.
Алар инде аңа күнеккән.
Җаны чыгар алды күпме адәм
Балнис ятагында интеккән.
"Урын юк әбигә, күрмисезме?"
Чибәр табиб килде кырына.
"Табуретка өйдән китерегез!
Утыртырбыз бәдрәф турына!"
Өч меңлекне журналына төрткәч,
Урыны да кинәт табылды.
Палатаның ап-ак ишекләре
Әбекәй артыннан ябылды.
Карт көнеңдә, әби, бар икән шул
Ачы күз яшеңне йотасы.
Бәдрәфкә чыгарып керткән өчен
Биш йөз ала шәфкать туташы.
Тартып йөрткән өчен әбекәйне
Рентгенына яки УЗИгә,
Идән юган хатын ялындырып
Риза булды чак-чак өч йөзгә.
Артык кашык кебек тоя үзен,
Һич китәлми әби өйрәнеп.
Уйламады юрган сораганга
Ятармын дип болай тиргәлеп.
Мәрхәмәтлек модада түгел шул.
Тик кесәңә генә карыйлар.
Гиппократның бар кызыгы да шул -
Диплом алыр өчен ярый ла!
Дәүләтенә, хастаханәсенә
Үч итте дә әби үлмәде.
Үлән-тамыр эчеп табибларга
Тагын ун ел якын килмәде.
Белә әби - табибка барыбер
Калса кала, үлсә үлә ни.
Иң башлап әниләр ныклы саулык
Юкка гына безгә теләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев