Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Больницада стационар – авырулар ята торган бүлекләр күченде

Әтнә район үзәк больницасында капиталь төзекләндерү эшләре барганлыгын район халкы гына түгел, республика халкы да белә хәзер. Аллага шөкер, поликлиника ягында төзекләндерү эшләре тәмамланды, алар элеккечә эшли башлады. Табиблар үз бүлмәләрендә кабул итәләр. Регистратура да үз урынына кайтты. Аннан тыш больницаның баш табиб, аның урынбасарлары утыра торган ягында да ремонт...

Әтнә район үзәк больницасында капиталь төзекләндерү эшләре барганлыгын район халкы гына түгел, республика халкы да белә хәзер. Аллага шөкер, поликлиника ягында төзекләндерү эшләре тәмамланды, алар элеккечә эшли башлады. Табиблар үз бүлмәләрендә кабул итәләр.

Регистратура да үз урынына кайтты. Аннан тыш больницаның баш табиб, аның урынбасарлары утыра торган ягында да ремонт эшләре тәмамланды. Төзекләндерелгән бина яктылыгы, уңайлыгы белән үзенә җәлеп итә. Иң мөһиме - җылы.

Төзекләндерү эшләре чират буенча, алда язылганча, стационар якка - терапия һәм хирургия бүлекләре, бала тудыру бүлеге урнашкан якка күчте. Бүген ике бүлектә - терапия һәм хирургия бүлекләрендә ятучылар күченде, палаталар бушатылды.

Мин менгәндә төзүчеләрбүлмәләрне карап йөриләр иде, барлык әйберләр алынып, чыгарылып бетүгә вату-җимерү эшләре башланачак.

Район халкына кайда нәрсә икәнен аңлатып карамакчы булам.

Терапия бүлегендә ятучы авырулар шул 3 каттагы бүлекнең икенче канатына - көндезге стационар, китапханә урнашкан якка күченделәр. Шул якның иң түренә барып уң якка күз салсагыз (мин элекке процедура бүлмәсе ягыннан карыйм) балалар ята торган ике бүлмә булыр. "Детское отделение" шушы ике бүлмәгә сыеп беткән.

Өченче каттагы терапия бүлегенең процедура кабинеты икенче катка, элекке лабораториягә барган якта урнашкан. Хирургия, гинекология бүлегендә ятучылар да - шушы каттагы бүлмәләрдә. Исегезгә төшерегез әле, кардиограмма бүлмәсе каршысындарак хәйран мәйданлы "дәвалау физкультурасы" бүлмәсе бар иде. Хәзер ул - хирургия бүлеге авырулары ята торган палата. Икенче каттагы башка бүлмәләр дә палатага әйләнгән. Элеккеге лаборатория урыннарында, шул тирәдә табиблар утырачак.

Шәфкать туташлары постлары да шуннан ерак түгел. Рентген бүлмәсе үз урынында кала. Флюорография үтәсегез булса, рентгенга керә торган тәрәзә янындагы төп ишектән кереп, эчке яктан үтәсез. Операция ясый торган блок, реанимация бүлмәләре үз урыннарында кала. Лаборатория ягыннан килеп, "Хирургия бүлегенә туры чыга торган ишектән чыккач, күпмедер ара калдырып шул өлешне төзелеш башланганчы бүлеп алабыз", - диделәр.

Операция блогының белән янәшә бала тудыру бүлмәсе булачак. "Монда "Экстренный" (юлга чыгарып җибәреп булмаган, әнә-менә бала табарга мөмкин булган) хатын-кызлар гына бала тудырачак. Ә башкалары үзе теләгән юнәлештәге бала тудыру бүлекләрен сайлап, шунда табачаклар...", - дип таныштыра баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. Моннан тыш инфекцион блок белән фтизиатр бүлмәләре бар иде, алары ремонттан соң, хәзерге вакытта лаборатория эшләгән якта урнашкан. Терапия белән хирургия бүлеге арасында - исегезгә төшерегез әле, УЗИ бүлмәсенә каршы өске катка менә торган баскыч бар иде бит, авырулар да, табиблар даменә шуннан йөриячәкләр. Башка керү юллары ябылачак.

Электр белән дәвалау бүлмәсенең урыны әле төгәл билгеле түгел иде, соңрак хәбәр итәрбез. Якыныгызның хәлен беләсегез килсә, гадәттәгечә киләсез, кереп әйтәсез, аларны чакырып төшерәчәкләр. Монысы ул кадәр үк буталчык түгел, тиз ияләнербез, эшләүчеләргә генә азрак читенлеге булырга мөмкин. Баш табиб әйткәнчә, түзәбез инде, бары да вакытлыча. Җәйләр җитәр, көзгә дә бәлки шул чама керүебез бар әле. Хәер, монысы төзүчеләрнең җитезлегеннән тора инде.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев