Әтнә таңы

Больницада зур җыелыш бүген

Районыбыз больницасының яшәеше, андагы ыгы-зыгы, хәл ителәсе проблемалар һәркайсыбызны борчый. Уңайлыклары да бар, читкә чыгармый торганнары да җитәрлек. Монысын үзебез беләбез. Узган елгы эш нәтиҗәләре нинди, нинди уңышлары бар, нинди кимчелекләре... Менә шул хакта бүген, 2 февраль көнне, район үзәк больницасының актлар залында сөйләшәләр. Бу минутларда табиблар да, шәфкать туташлары...

Районыбыз больницасының яшәеше, андагы ыгы-зыгы, хәл ителәсе проблемалар һәркайсыбызны борчый. Уңайлыклары да бар, читкә чыгармый торганнары да җитәрлек. Монысын үзебез беләбез.

Реклама

Узган елгы эш нәтиҗәләре нинди, нинди уңышлары бар, нинди кимчелекләре... Менә шул хакта бүген, 2 февраль көнне, район үзәк больницасының актлар залында сөйләшәләр. Бу минутларда табиблар да, шәфкать туташлары да ел нәтиҗәсе буенча узучы "медсовет" чыгышын тыңлыйлар. Казаннан килгән вәкилне дә, район җитәкчелеген дә бер дәрәҗәдә борчый сәламәтлек саклау темасы. Чөнки ел дәвамында үлүчеләр күп... эшкә яраклы яшьтәгеләрнең авыртулары борчу тудыра. Ник? Сораулар бик күп. Нинди карарлар чыгарырлар, һәм сәламәтлек саклауның торышы уңайга үзгәрерме?

Нинди үзгәрешләр булыр, нинди нәтиҗә чыгарырлар, кемнәрне бүләкләрләр, ә кемнәрне...- барысы хакында да соңрак белерсез һәм газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: