Әтнә таңы

Больницага бармавың хәерле...

Район үзәк больницасына барган саен көрсенеп кайтасызмы? - Ул кешенең күплеге, табибка керә торган түгел. Чиратта утырып көн үтте... Еш ишетәбез мондый сөйләшүләрне. Һәм ул чынлап та шулай. Бу көннәрдә бик авыртып җәфаланмасагыз, больницага бармасагыз да була. Чөнки, биредә диспансерлаштыруның чираттагы этабы бара, хәрби комиссариатка караласы егетләр табиблар тикшерүе үтә,...

Район үзәк больницасына барган саен көрсенеп кайтасызмы?

- Ул кешенең күплеге, табибка керә торган түгел. Чиратта утырып көн үтте...

Реклама

Еш ишетәбез мондый сөйләшүләрне. Һәм ул чынлап та шулай.

Бу көннәрдә бик авыртып җәфаланмасагыз, больницага бармасагыз да була. Чөнки, биредә диспансерлаштыруның чираттагы этабы бара, хәрби комиссариатка караласы егетләр табиблар тикшерүе үтә, техникум укучыларының да сәламәтлеген тикшерәләр...

- Диспансерлаштыру буенча авылларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне чакырдык. Чишмәле Сап кебек ерак авыллардан киләләр. График нигезендә үтә бу тикшерү. Шулай ук диспансерлаштыру кысаларында яман шеш авыртуларының бармы- юкмы икәнлеген ачыклау өчен тикшертергә тизәк җыя башладык, хатын-кызларыбыз да "онкоцитология"гә анализ бирәләр. Монысы да диспансерлаштыру кысаларында бара. Анализларны алалар, бервакытта тикшерү дә үтәләр. Хәрби комиссариат җибәргән егетләргә дә медицина тикшерүе үткәрәбез. Бу беренчел учетка кую өчен. График нигезендә яшүсмерләрнең сәламәтлеге дә тикшерелә. Алар яшьләренә карап төрле табибларга керәләр. Техникум укучылары да үтә медицина тикшерүе. Чират күп булмасын өчен һәркайсының үз көннәрен билгелибез. Беррәттән табиблар күренергә килгән авыруларны да карыйлар. Көндәлек менә шундый эшләр белән шөгыльләнәбез ,- ди баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: