Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борай бәлеше

Камыры: 1стакан кефир яки сөт, 1 йомырка, 1 ч.к. тоз, 2а.к. сыек май, бармак очы белән генә сода. Эчлеге: 1кило ит (минеке каз итеннән иде), 150 г сыер мае, 2баш суган, 2 ст. борай, 4ст.су, тәменчә тоз-борыч. Әзерләү: Төче камыр басасы. Эчлек өчен, вак итеп туралган суганны сыер маенда (50...

Камыры:
1стакан кефир яки сөт,
1 йомырка, 1 ч.к. тоз, 2а.к. сыек май, бармак очы белән генә сода.

Эчлеге: 1кило ит (минеке каз итеннән иде), 150 г сыер мае, 2баш суган, 2 ст. борай, 4ст.су, тәменчә тоз-борыч.

Әзерләү:
Төче камыр басасы. Эчлек өчен, вак итеп туралган суганны сыер маенда (50 г.) кыздырырга. Борай ярмасын суда бүрттерәсе һәм суын йотып бетергәнче пешереп аласы (дөге кебек), су 2:1 исәбендә салына, 1өлеш борай, 2өлеш су. Ит, борай, суган, тоз-борыч кушып эчлекне әзерлисе. Эчлекне камырга салгач, өстенә калган 100 г.сыер маен вак кисәкләргә бүлгәләп салып чыгасы. Борай бәлеше майлы булырга тиеш, аңа, ит бәлешендәге төсле шулпа өстәлми, шуңа, хәтта майлы каз ите белән пешергәндә дә сыер мае салына. 180 градуслы мичтә 2сәгать тирәсе пешерәсе. Тәмле булсын!!!

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

"Татар ашлары"

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев