Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борыч утыртыр вакыт

Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 фев­раль­дә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар яр­дәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин. Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы - 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән,...

Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 фев­раль­дә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар яр­дәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин.

Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы - 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән, сирәкләү-сирәкләмәү. Сирәкләгәннән соң ныгу өчен борычка 10 көн вакыт кирәк. Болардан һәм климатка бәйле һава шартларыннан чыгып, төп урынга күчереп утырту вакытын билгелиләр. Шул датадан 60-85 көнне алырга кирәк. Килеп чыккан сан борыч утырту өчен кулай көн. Ай календарена күз салсак, февральнең 17,18,25, 26 нчы көнендә чәчәргә мөмкин. Баклажанны да шушы көннәрдә утырту кулай.

Баклажанны даими урынга чыгарганчы, ике ай вакыт үтәргә тиеш. Безнең төбәктә аны май ахыры - июнь башында утырталар. Орлыклар тишелеп чыкканчы да 12 көн вакыт үтә.

Белгечләр кайнар суңа җылытылган орлыкның тишелеп чыгу гарантиясе зуррак, диләр. Суның җылылыгы 50 градус булырга тиеш. Батарея, мич өстендә тоту да дөрес түгел. Утыртканчы орлыкларны марганцовка эремәсендә тотып, чиста су белән юарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев