Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борынгы ташъязмалар күпләп Олы Әтнәдә сакланганы ачыкланды

Иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килә, ди галим Айдар Гайнетдинов. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның Әтнә районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты. Китапның авторы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов. Бүген Әтнә районының Комыргуҗа авылы...

Иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килә, ди галим Айдар Гайнетдинов.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның Әтнә районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты. Китапның авторы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов.

Бүген Әтнә районының Комыргуҗа авылы мәктәбендә "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" китабын тәкъдим итү кичәсе булачак. Бу хакта филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов үзе хәбәр итте.

"Мирас буларак гарәп язулы борынгы кабер ташлары бездә бик күп сакланып калган, - ди Айдар Гайнетдинов. - Алар халыкның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Шуларны истә тотып, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аларны җентекләп өйрәнү эшенә кереште.

2016 елда Татарстан Республикасы Арча районында сакланган борынгы кабер ташларына багышланган китап басылып чыккан иде. Әтнә районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Андагы татар авыллары зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен 2016 елның яз һәм көз айларында без берничә фәнни экспедициягә чыктык. Шул рәвешле, 1939 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Эшебезнең нәтиҗәсе игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әлеге китапта тулаем чагылды.

Барлыгы 48 авыл (юкка чыкканнарын да кертеп) зиратында 1567 борынгы кабер ташы табылды. Бу - бер район өчен гаять зур сан, чөнки Татарстанның башка районнарында күпкә кимрәк ташбилге табылды".

Китапта Татарстан Республикасы Әтнә районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелгән. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1600 гә якын кабер ташы исәпкә алынган. Шулай ук автор кайбер кабер ияләре хакында кыскача мәгълүмат бирә һәм фәнгә билгеле булган шәҗәрәләре күрсәтә.

"Иң күп ташъязма истәлек ачыкланган авыл Олы Әтнә булды (ике зиратында барлыгы 200 таш), - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә автор. - Икенче урында Олы Мәңгәр саласы: 85 ташбилге табылды. Иске Өҗем авылында 82 (шул исәптән икесе авыл басуында) эпиграфик истәлек сакланып калганлыгын ачыкладык, димәк, әлеге сала ташлар саны буенча өченче урында саналырга хаклы. Югары Бәрәскә авылы хәзерге вакытта Түбән Бәрәскә составына кереп, атамасын югалткан, шул сәбәпле, әгәр дә аларны бергә кушып санасак (Югары Бәрәскәдә - 47, Түбән Бәрәскәнең ике зиратында - 47 таш), барлыгы 94 борынгы кабер ташы сакланган булып чыга. Яңа Өҗем, Кышлау, Мамыш, Олы Бәрәзә, Күлле-Киме, Күңгәр, Күәм, Иске Йогып авылларында да шактый күп эпиграфик истәлек табылды.

Нигездә, аларның күплеге теге яки бу торак пункт халкының матди һәм рухи яктан нык үсеш алганлыгын күрсәтә. Гадәттә, ташбилгеләрне бай югары катлау вәкилләре куйган, чөнки аларны эшләтү бик кыйммәткә төшкән. Элекке заманнарда бер таш яздыру - бер ат, югары зәвык белән ясалганы берничә ат бәясенә тиң булган".

Галим иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килүен дә әйтә.

"Төгәлрәк әйткәндә, 1476-1477 елларга карый. Бу эпиграфик истәлек Югары Сәрдә авылының борынгы зиратында табылды. Иске Мәңгәр саласында исә 1495 елга караган эпиграфик истәлек сакланган. Шул ук Югары Сәрдә зиратында 1499-1500 елларга караган кабер ташын табып өйрәнү дә безнең өчен зур ачыш булды. Ябынчы саласы янында 1503 елда бакыйлыкка күчкән Солтан улы Ябынчы ташбилгесе ачыкланды.

Иске Мәңгәрдә 1504 елда вафат булган Шәех-Хәсән хатынына куелган кабер ташы да бик борынгы, аны заманында эпиграфист галим Г. Рәхим ачыклаган булган инде, шулай да үз күзләребез белән аны күреп, текстын укып, сакланыш дәрәҗәсен тикшереп кайту безнең өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Кече Әтнәнең борынгы зиратында табылган таш та безнең тарафтан укылып, Шәех Булад Сәйед Гали Мәүля улына куелганлыгы һәм һиҗри 945 елга (безнең ел исәбе белән 1507-1508 еллар) нисбәт ителүе мәгълүм булды. Иске Өҗем зиратында 1513 елга нисбәтле эпиграфик истәлек сакланган. Чирүче шәех Нәҗем улына куелган бу ташбилгене беренчеләрдән булып Г. Рәхим ачыклаган иде, шулай да, аннан аермалы буларак, без ташның датасын төгәлрәк ачыклый алдык. Болардан тыш, тагын Иске Мәңгәр саласында 1516 елга нисбәтле таш сакланган. Гомумән, XV-XVIII гасырга караган җиде дистәгә якын эпиграфик истәлек яки аларның фрагментлары бүгенге көнгә хәтле сакланып калган. Бәхеткә, кайберләренең текстлары әле табигатьнең кырыс шартларына бирешмәгәннәр, даталарын һәм исемнәрен, авырлык белән булса да, ачыкларга мөмкин иде", - ди галим Айдар Гайнетдинов.

А.Гайнетдиновның " Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" хезмәте татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, аспирантларга, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев