Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз сәхнәсенә Түбән Көек белән Кимеләр хуҗа булды

Үзәк чыршы янындагы боз сәхнәсендә Түбән Көек белән Күлле Киме авыл җирлекләре үзешчәннәре хуҗа юулды.

Көн җилле булса да, халык концертны ахырына кадәр карап бетерде. Хәер, чыгыш ясаучыларга кушылып биеп-җырлап торганда суык куркытмый да. Әнә Ары авылы егетләре дә матур җырлары белән күңелләрне җылыттылар. Алда чыгыш ясаган җирлек үзешчәннәренә дә бары тик "Булдырдыгыз" диясе килә. Үзәкләргә үтә торган җилләр искәндә, берөзлексез явымлап торганда биюе дә, җырлавы да ансат түгел, әлбәттә. Ә үзешчәннәребез инде дүрт көн дәвамында боз сәхнәсен "җылытып" торалар. Бүген кич Күәм авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясаячак, диделәр. Шулай ук көндезге сәгать 13.00гә сәнгать мәктәбе Үзәк чыршы янына балаларны бәйрәмгә дәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев