Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз шәһәрчеге буласы урында эш кайный

Быел да боз шәһәрчеге була, дип хәбәр иткән идек инде. Эшли башлыйлар дип тә яздык. Бу юлы эш башлануын хәбәр итәбез. Шәһәрчек буласы урында грейдерлар тау өя. машиналар белән оешма хезмәткәрләре кисеп торган бозларны ташыйлар. "Бер дә галәмәт эшлибез, баш күтәрергә дә вакыт юк, бар да тырыш, тәҗрибәле, берәүгә дә...

Быел да боз шәһәрчеге була, дип хәбәр иткән идек инде. Эшли башлыйлар дип тә яздык.

Бу юлы эш башлануын хәбәр итәбез. Шәһәрчек буласы урында грейдерлар тау өя. машиналар белән оешма хезмәткәрләре кисеп торган бозларны ташыйлар. "Бер дә галәмәт эшлибез, баш күтәрергә дә вакыт юк, бар да тырыш, тәҗрибәле, берәүгә дә өйрәтәсе юк", - дип кул астында эшләүчеләрне мактый мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

Эшләүчеләр дә зарланмыйлар, "Ничек тиз бетерәбез, шулай яхшырак та күңеллерәк тә. Яңа ел билгесе инде бу, димәк тиздән килә, - дип шаярталар.

Суыктан да курыкмыйча күңел көрлеген саклаучы егетләребез сокландыра.

Рәсемдә узган елгы шәһәрчек. Быелгысы узгәрәк буласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев