“БОЗАУ АЛУ – КАТЛАУЛЫ ПРОЦЕСС”
"Бозауны планлаштырган нигездә, график буенча алыр өчен төгәл учет булдырырга һәм терлектән аерылмаска, гел контрольдә тотарга кирәк", - ди "Күшәр" хуҗалыгының ясалма орлыкландыручысы Дамир Батталов.
"Күшәр"дә бозау алу эше яхшы оештырылган, бу хакта баш зоотехник Фирдинат Сәмигуллин белән сөйләштек. "Буаз терлекне баш зоотехник, мал табибы, ветфельдшер һәм 2 ясалма орлыкландыручы дежурлык графигы нигезендә чираттан төнге каравылчы белән бергә бозаулата", - дип башлады ул сүзен.
Бозаулагач та, сыерга глюкоза кушып, су бирәләр: терлеккә көч өсти, чүбе дә тиз төшә. Моннан тыш, 1 сәгать эчендә сыерга 2 төрле укол кадыйлар. Барысы да сыерның саулыгын, тазалыгын кайгырту йөзеннән эшләнә. Таза-сау ананы имгән бозау да сәламәт булып, ныгып кала. Сыерлар бокста бозаулый, җиленнәре пычранырга мөмкин. Аны юып, бер-ике тапкыр тартып, шакшысын чыгаралар. Каналы да ачылып китә. Яшь терлеккә беренче тапкыр имәргә булышалар. Ә бозауның сәламәтлеге менә шундый вак-төякләр җыелмасына да нык бәйле. 10 көн дәвамында сыер бозаулату торагында тора. Әгәр нормаль халәттә булса, кайчан бозаулавы, кайчан капланырга тиешлеге язылган паспорт белән гомуми торакка күчерәләр. Монда тагын бер графа - фактта капланган көне буенча мәгълүмат өстәлә.
"Күшәр"дә агымдагы елның 3 аенда 181 бозау алганнар, шуның 50се таналардан. Гомуми күрсәткеч алдагы елгыдан 4 башка артык. "Былтыр ел әйләнәсендә 606 бозау алдык, быел 625 булыр дип планлаштырабыз", - ди зоотехник-селекционер Рамилә Габдрахманова.
- Бозау алу - катлаулы процесс. Ясалма орлыкландыручы, учет эше, савымчы хезмәте - барысы бергә барырга тиеш, - ди баш белгеч.
Автор фотосында ясалма орлыкландыручылар Дамир Батталов һәм Рөстәм Галиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.15100
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9200
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12800
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54100
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.4900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54100
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика