Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозлавыкның корбаннары Әтнәдә дә бар

Бозлавыкның беренче корбаннары бар Һава шартларының үзгәрүе, кар яву, юллардагы бозлавык үз эшен эшли. Бүген юлларда транспорт юл һәлакәтләре аеруча артты. Һәлакәткә эләгүче машиналарның күбесендә җәйге резина булганлыктан, автомобиль белән идарә итүдә проблемалар тудырган. Мәсәлән, бүген иртән Алексеевск - Биләр юлында "Джили М-Гранд" автомобиле белән идарә иткән 1964 елгы ир,...

Бозлавыкның беренче корбаннары бар

Һава шартларының үзгәрүе, кар яву, юллардагы бозлавык үз эшен эшли. Бүген юлларда транспорт юл һәлакәтләре аеруча артты. Һәлакәткә эләгүче машиналарның күбесендә җәйге резина булганлыктан, автомобиль белән идарә итүдә проблемалар тудырган. Мәсәлән, бүген иртән Алексеевск - Биләр юлында "Джили М-Гранд" автомобиле белән идарә иткән 1964 елгы ир, Биләр ягыннан килгәндә, юлда метеорологик шартларны исәпкә алмаган. Юеш кар яуганда зур тизлектә барган, каршы як юлга чыгып, юлдан түбән әйләнеп капланган. Һәлакәтне тикшергәндә шундый беренчел нәтиҗә чыгарылган. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче шунда ук һәлак булган, 1968 елгы пассажир хатын имгәнеп, хастаханәгә озатылган.

Тагын берьюлы ике үлемгә китергән юл транспорт һәлакәте шулай ук иртәнге якта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасында килеп чыга. "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як юлга чыккан һәм рулендә 28 яшьлек егет барган "Фредлайнер" йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче һәм аның белән барган 1990 елгы пассажир кыз бәрелешкән урында ук үлгән. Республика ЮХИДИ идарәсендә, җиңел машинаның алгы тәгәрмәчләрендә кышкы шиплы резина, ә арткыларында җәйге резина куелган булуын билгеләп үтә.

Шулай ук Казан - Яшел Үзән трассасында да, Раифа белән Ильинка арасындагы арада 5-6 автомобильнең бәрелешүе турында билгеле, дип яза "Шәһри Казан" газетасы сайты http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/18030-bozlavyiknyi%D2%A3-berenche-korbannaryi-bar.html

Кызганычка каршы, мондый бозлавык корбаннары безнең Әтнә районында да бар. Ишетүебезчә, берничә очрак. Бу хактагы рәсми мәгълүматны иртәгә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев