Бозыклыкка кичерү юк
Хәзерге өлкәннәрнең, бигрәк тә 65 яшьтән үткәннәрнең бәхетле балачаклары булмады. Аны рәхимсез сугыш тартып алды. Ачлык-ялангачлык. Без һәрьяктан да кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, сугыш чоры балалары. Хәерчелек дигән афәт 50 елларның урталарына кадәр дәвам итте. Л.И. Брежнев властька килгәч көннәребез яктырып киткәндәй булган иде, халык азмы- күпме кара көннәргә ,үлемтегенә дип...
Хәзерге өлкәннәрнең, бигрәк тә 65 яшьтән үткәннәрнең бәхетле балачаклары булмады. Аны рәхимсез сугыш тартып алды. Ачлык-ялангачлык. Без һәрьяктан да кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, сугыш чоры балалары. Хәерчелек дигән афәт 50 елларның урталарына кадәр дәвам итте. Л.И. Брежнев властька килгәч көннәребез яктырып киткәндәй булган иде, халык азмы- күпме кара көннәргә ,үлемтегенә дип акчалар җыя башлаган иде. Ул да үзебезгә насыйп булмады, сатлык җан Горбачев, үз халкын танклар белән таптатып, Парламентын тупка тоткан сәрхүш Ельцин, коммунизм төзибез дип йөргәндә, дщньяны болгатып, кому - низом, кому - верхом ясап куйдылар. Без туплаган дәүләт байлыгы үзләрен демократлар дип таныткан ач күз, вөҗдансыз караклар кулына күчте. Хәзер дә йөзәр мең сум хезмәт хаклары алып эшләгән түрә, депутатлар миллион- миллиард сумнар урлап байлык өстенә байлык туплыйлар. Мескен пенсионерларга, эшче- крестьянга көч-хәл белән җан сакларлык хәер акчасын бирәләр. Мондый тигезсезлекне, вөҗдансызлыкны Аллаһы Тәгалә кичерми. Кисәтү өченафәт өстенә афатләрен җибәреп тора. Бозылуы җиткән халыкны Коръән Кәримнән билгеле булганча җир өстеннән югалта. Бу турыда "әл- исра" сүрәсенең 16-17 сүрәләрендә ачык әйтелгән. Күп бозыклыклар кылып яшәсәк тә, Раббыбыз безгә туры юлны табып, дөрес итеп яшәргә мөмкинчелекләрен биреп тора. Бүген, әлхәмдулилләһ, кылган гөнаһларыбызга тәүбә кылып, динсез яшәгән гомеребез өчен Аллаһтан гафу сорап, Аның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Дөньядан ак йөз, иман белән үтү өчен бар тырышлыгыбызны куюыбыз шарт. Моның өчен бөтен шәригать кануннарын үтәргә: намаз уку, ураза тоту, Коръән уку, зәкять бирү, зекер әйтү, шулай ук хәрамнардан тыелу безнең изге бурычыбыз. Хәзерге вакытта районыбызда 34 мәчет -Аллаһ йорты бар. Аларның ирләр өчен дә, хатын- кызлар өчен дә ишекләре ачык. Ни өчендер ирләр үзләре салдырган гыйбәдәт йортына йөрергә иренәләр, хатын-кызларыбыз бөтенләй күренмиләр. Күп мәчетләрдә җомга көннән башка намазлар укылмый. Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылу - җиңел эш түгел. Биш намазны имам белән мәэзингә генә башкару авыр. Һәркайсының үз хуҗалыгында да эше җитәрлек. Авылларыбызда азан әйтеп, биш вакыт намазы үткәрелсен дисәк, дин әһелләренә бүтәннәр дә булышырга тиешле. Без - өлкәннәр, киләчәк буынны да тәрбияләүчеләр булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Яхшы тәрбия белән тиңләшә ала торган бернинди байлык та юк", - дигән. Яшьләргә булган белемебезне, тәҗрибәбезне өйрәтеп, Аллаһыны танытып, һөнәрләр биреп, алар белән матур итеп яшәсәк, картлыгыбыз бәхетле булыр, ахирәттә дә догачыл булырбыз.
Йа, Раббем! Ошбу дөньядан һәркайсыбызга ак йөз, тулы иман белән үтеп, җәннәтләреңә кереп, үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп кылсын иде. Әмин!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Президенты 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый Кадерле хатын-кызлар!2700
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.10000
-
7 март 2021 - 16:00Тәртип бозучылар юк «Бүгенге көндә бездә 31 кеше исәптә тора», – дип хәбәр итте безгә Җәза үтәтү инспекциясе бүлеге башлыгы Клара Кадимова.3900
-
7 март 2021 - 15:07Көзге бөртекле культураларның кар астында хәлләре ничек? Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.3800
-
7 март 2021 - 13:06Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурскаяга борчыган сорауларыгызны юллагыз Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итo/6400
-
7 март 2021 - 12:33Туган көнең белән, Раил Бүген хезмәттәшебез Раил Фергать улы Зариповның туган көне.7601
-
7 март 2021 - 11:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.6200
-
7 март 2021 - 10:00Яктылык кайтаргыч элементлар булсын 22-28 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.4900
-
7 март 2021 - 08:00Хоккей ярышы Олы Әтнә бозында Ленин исемендәге күмәк хуҗалык призына хоккей ярышы узачак.7800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6000
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4000
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.2200
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.24301
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.20700
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.19100
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?17700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика