Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге чәчәген ни өчен өзеп ташларга кирәк?

Бу эшне нәкъ менә шушы көннәрдә эшләп калырга киңәш ителә.

Бәрәңге чәчәкләрен өзәр вакыт җитте. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тәҗрибәле бакчачы Әлфия Сәлахова сүзләренчә, бәрәңге чәчәкләрен өзеп ташлау уңышны арттыра.

«Без мәктәптә укыганда, балаларны колхоз кырына җибәрәләр иде. Күптән булган вакыйгалар инде, тик шул чактагы дөрес әйберләр истә кала бит. Бәрәңге чәчәген өзеп, орлык ясалырга мөмкинлек бирмәсәң, уңыш 15 процентка арта», — ди Әлфия Сәлахова.

Әгәр чәчәкләрен өзеп ташласаң, бәрәңге бар көчен бүлбеләр үстерүгә җибәрә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/17-07-2020/b-r-ge-ch-ch-gen-ni-chen-zep-tashlarga-kir-k-5756892

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/картофель-в-цвету-картофеля-1539527/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев