Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге сездә дә чериме?

Ни эшләтергә? Вак-төяк төгәлсезлекләр булса, чын дөресен белгән укучы гафу итсен. Мәрхүм әти сөйләгәннәр минем хәтердә шулайрак истә калган. Показать полностью.. Сугыш арты еллары. Иртә язда авылга, Кавказ якларыннан, бер яшүсмер егет кайтып төшә. Аның әнисеме яки әнисенең әтисеме шушы авылда туган булса кирәк. Баязитлар нәселеннән булып, авылда туганнары яши....

Ни эшләтергә?
Вак-төяк төгәлсезлекләр булса, чын дөресен белгән укучы гафу итсен. Мәрхүм әти сөйләгәннәр минем хәтердә шулайрак истә калган.


Сугыш арты еллары. Иртә язда авылга, Кавказ якларыннан, бер яшүсмер егет кайтып төшә. Аның әнисеме яки әнисенең әтисеме шушы авылда туган булса кирәк. Баязитлар нәселеннән булып, авылда туганнары яши. Бу егетне авылга, кемнәрнеңдер эзәрлекләвеннән качырып, яшереп кайтаралар. Ул йорт тирәсеннән ерак китми, кешеләр белән бик аралашмый. Йорттагы бөтен кеше колхоз эшендэ, өйдәге вак-төяк эшләрне бу егеткә кушып калдыралар.
Менә бер заман бәрәңге бакчасында эш башлана. Ул елларда бәрәңге - төп ризык. сөте, бәрәңгесе булган хуҗалык ач булмый. Ләкин бөтен эш кул белән башкарыла. Техника турында уйлыйсы да юк, бакча сукаларга ат бирмиләр, дөресрәге атлар колхоз эшеннән бушый алмый. Бакчага тирес тарату, казу эшләре бу егет җилкәсендә . 25 сутый бакчаны берүзе диярлек көрәк белән казып чыга. Бәрәңгене бергәләп утырткач, бакча чүбен утау, бәрәңге төбенә өю кебек эшләрне дә ул башкара. Ярый әле ул вакытта колорадо коңгызына каршы көрәшәсе юк. Сабагын урып, бәрәңгене казып, чүпләп базга салгач, бу егет: " Инде ни эшләтәсе калды?"- дип сорый. "Ашыйсы гына калды", - дип әйтәләр. "Юк инде, ашыйсы килми",- дип әйткән ди.
Югары Сәрдәдә бәрәңге алып бетергәннән соң: "Инде моны ни эшләтәсе?" - дип әйтеп куялар.
Быел бәрәңге ни сәбәптәндер чери. Ни эшләтәсе, җәмәгать?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев