Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге уңышы нигә начар?

Раббыбыз икмәк белән бәрәңгедән аермасын, дигән сүзләрне ачлы-туклы заманнарны күргән әби-бабаларыбыз авызыннан еш ишетәбез. Дөрестән дә, бәрәңге - төп ризыкларыбызның берсе. Әмма соңгы елларда аның уңышы кимүе борчый. Яздан көзгә кадәр бакчада бил бөгеп үстергәннән соң, утырткан кадәр дә җыеп ала алмагач, күпләрнең җир эшеннән күңеле бизде. Барысына да бәрәңге...

Раббыбыз икмәк белән бәрәңгедән аермасын, дигән сүзләрне ачлы-туклы заманнарны күргән әби-бабаларыбыз авызыннан еш ишетәбез. Дөрестән дә, бәрәңге - төп ризыкларыбызның берсе. Әмма соңгы елларда аның уңышы кимүе борчый. Яздан көзгә кадәр бакчада бил бөгеп үстергәннән соң, утырткан кадәр дә җыеп ала алмагач, күпләрнең җир эшеннән күңеле бизде. Барысына да бәрәңге авырулары гаепле, ди белгечләр. Соңгы елларда бәрәңге уңышын җыйганда шиңгәннәре еш очрый башлады. Кайберәүләр аны терлеккә дә ашатырга ярамый икән диләр. Бу дөресме? "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рифкат Галимуллинга әнә шул хакта сораштык. -Рифкат әфәнде, бәрәңгенең "дошманнары" күбәеп китте түгелме? - Дөрестән дә шулай. Болар: бактерияләр, гөмбә авырулары, вируслар, нематода. Алар бәрәңгенең сабагында, яфракларында, тамырында урнашалар һәм үсемлеккә зур зыян салалар, бәрәңге үсентесенең хәтта бөтенләй юкка чыгуына китерәләр. Гади күзгә күренми торган нематода турында искә төшерү артык булмас. Тулырак язманы"Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев