Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге яфрагын яндыру кирәк - "Әтнә таңы"

Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан-ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә - гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу - альтернариоз. Коңгырт...

Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан-ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә - гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу - альтернариоз. Коңгырт төстә булса, фитофтора белән авырый дигән сүз. Бу авырулар яфрак һәм сабакта гына булып, бәрәңге бүлбеләренә барып җитәргә өлгермәгән булса, аларны әле саклап калу юлы бар. Ризоплан, бордо катнашмасы, курзат, абига-пик препаратлары сезгә бу очракта ярдәмгә килер. Бәрәңгенең зарарланган яфракларын һәм сабакларын исә җыеп яндыру ягын карагыз.
Бу авыруларны алдан кисәтү чаралары үткәрсәгез, бигрәк тә әйбәт. Шул ук биологик препарат - ризопланны куллана аласыз. Ридомил год, инфинити, акробат МЦ препаратларының да файдасы бар. Аларны бары тик аяз коры көндә генә сибәргә кирәк. Тик әйтеп үтелгән препаратларны уңышны җыярга егерме көн кала кулланырга мөмкин, иртә өлгерә торган бәрәңгегә сибә күрмәгез. Ә инде базга салганда сәламәт бәрәңгеләрне генә сайлап алырга кирәклеген әйтеп тә тору кирәкмидер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев