Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге – ярты икмәк

Олы Бәрәзә авылыннан Сәкинә Гимадиева редакциягә биреп җибәргән бәрәңгеләрне күргәч, бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер инандым.

Йомрыларның һәрберсе 1,3-1,2 кило тәшкил итә. Сәкинә ханымның: "Соңыннан бәрәңгеләрне пешереп ашагыз", - диюен истә тотып, "микроволновка"да чипсы итеп киптерергә уйладык. Шунысы бар, бу очракта әлеге эре, йомры бәрәңгеләр безнең кечкенә коллективка Яңа елга кадәр җитәр, мөгаен.

Бәхәссез, бәрәңге авыл кешесе тормышында гаять мөһим роль уйный. Элек тә шулай булган, хәзер дә: юкка гына бәрәңге - ярты икмәк, димиләр. Тик, авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бәрәңге 23 төрле вирус, 6 төрле бактерия, 68 төрле суалчан һәм 38 төрле гөмбәчек белән зарарланырга мөмкин.

Үзебезнең җирлеккә кайтсак, иң куркыныч авырту - фитофтороз. Фитофтороз белән чирләсә, уңыш 70 процентка кадәр югала. Башта үсентенең аскы яфраклары кибеп коела, аннан бөтен сабагы кибә. Өстәвенә, яңгыр яуганда ул бәрәңгегә дә үтеп кереп, киләсе елны утыртканга кадәр саклана ала. Нәтиҗәдә, бәрәңге тишелеп чыкмыйча ук үләргә мөмкин.

Парша да киң таралган авырту. Билгесе шул - тишелеп чыккан үсентедә соры төстәге куыкчыклар барлыкка килә.

Быел: "Бәрәңге җир астында ук пешкән иде", - дип зарланучылар да булды. Бу хакта шактый сорашып, интернет битләрен актардык. Төп сәбәбе - дым җитмәүдә икән. Аны булдырмас өчен, утыртыр алдыннан 1 ай чамасы шыттырырга һәм атнага бер тапкыр марганцовка эремәсе белән коендырырга, хәтта гади суга салып тотарга да киңәш итәләр. Дөрес, фузариоз белән дә бәйле булырга мөмкин икән. Монда икенең бере - симәнә яки утырта торган җир авырый. Шуңа күрә седерат чәчәргә, яисә, туфракны дезинфекцияләргә, ә бәрәңгене утыртыр алдыннан "Престиж" белән эшкәртергә кушалар.

Кыскасы, Сәкинә Гимадиева хуҗалыгындагы сыман эре бәрәңгеләр һәм мул уңыш алыйм дисәң, агротехник чараларны төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев