Бәрәскә балалары бакчага теләп йөри
"Әни, әйдә, тор инде, бакчага барасы бар"... Өч яшьлек улым әз генә алданрак уянса, әнә шулай дип уята башлый мине. Балалар бакчасына бик яратып йөри ул. Урыны кечкенә булса да, тәрбияче апаларның тырышлыгы белән, нәниләр үзләрен бик рәхәт хис итә биредә. Тик менә һаман да шул акча ягы гына. Яңа...
"Әни, әйдә, тор инде, бакчага барасы бар"... Өч яшьлек улым әз генә алданрак уянса, әнә шулай дип уята башлый мине.
Балалар бакчасына бик яратып йөри ул. Урыны кечкенә булса да, тәрбияче апаларның тырышлыгы белән, нәниләр үзләрен бик рәхәт хис итә биредә. Тик менә һаман да шул акча ягы гына. Яңа елдан соң балалар бакчаларына бәяләр кесәгә шактый сугардай итеп артты шул. Бер балага тартырга тырышырсың да инде, ә менә ике баласы бакчага йөргәннәргә алла ярдәм бирсен. Йортта пенсия алучы әби-бабай булса тагын ярый. Кызганычка каршы, хәзер күп яшьләр аерым яшәүне кулай күрә. Әби-бабайның тәрбияви яктан гына түгел, матди яктан ярдәме дә бик зур файда бүгенге көндә.
Бәрәскә балалар бакчасында бикле ишеккә тап булдым. Кыңгырауга басуга, ялт итеп эчке яктан кемлегемне сорадылар. Бу - балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күрелгән чара. Бакчага барысы 29 бала йөри. Яңа елгача ничек йөргәннәр, нәкъ шул состав белән йөреп торалар. Ай буенча йөргән очракта, бер бала өчен әти-әниләр 2234 сум акча түлиләр.
- Акча кәгазе биргәннең икенче көнендә үк китереп бетерәләр акчаны. Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карый. Элек күмәк хуҗалык үз эшчеләренә ярдәм йөзеннән ,балалары өчен түләүнең яртысын күтәрә торган иде. Алай булса, әти-әниләргә җиңелрәк булачак билгеле. Әле дә сөтне бушка, итне 100 сумнан биреп тора күмәк хуҗалык. Бер литр сөт - 50 сумга якын торганда, бу бик зур ярдәм. Бакчага бер айга 150- 120 литр сөт кирәк. Ә итне 50 килограмм тирәсе алабыз,- ди бакча мөдире Филсинә Гатауллина.
Биредә бакча бик якты, зур, җылы. Тәрбиячеләр арасыннан Алсу Шәрәфиева әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулап тора. Әле дә Балтачта узачак "Ел тәрбиячесе - 2014" бәйгесенең зона этабына әзерләнеп йөргән көннәре. Аның белән бергә Күәм балалар бакчасыннан Гөлназ Фазылҗанова һәм Күңгәрдән Фирдинә Әхмәтшина да Әтнә данын яклаячаклар.
- Кызлар бик тырыш, булдыралар. Хезмәт хакларыбыз да яхшырды. Киләчәктә дә сынатмаска, бәйгеләрдә катнашырга, бигрәк тә республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, үзебезне күрсәтергә кирәк, - ди Филсинә.
Кабат бакча бәяләренә кайтып, акчаны икегә бүлеп түләү мөмкинлеге турында да сүз булган иде. Мәкаләнең тулы вариантын газетабыз битләреннән укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2900
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.3000
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3400
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4700
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10800
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5800
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10200
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.30200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4700
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.79800
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика