Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә мәдәният йортында ветераннар советы семинары узды

Бәрәскә мәдәният йортында районыбыз ветераннар советы җитәкчеләренең "Хәтер мәңгелек" исеме астында чираттагы семинар уздырылды. Әлеге чараны район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов , Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева "Ленин" күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге ярдәме белән оештырды. Чараның максаты - Бөек Җиңүнең 69 еллыгын искә алып үтү һәм киләсе...

Бәрәскә мәдәният йортында районыбыз ветераннар советы җитәкчеләренең "Хәтер мәңгелек" исеме астында чираттагы семинар уздырылды. Әлеге чараны район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов , Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева "Ленин" күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге ярдәме белән оештырды. Чараның максаты - Бөек Җиңүнең 69 еллыгын искә алып үтү һәм киләсе Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек. Семинарны ачып җибәреп, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов ветераннарны үткән бәйрәмнәр белән котлап узды. "Ул елларның авыр фаҗигасе сезнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Җиңү бәйрәме безнең өчен бик якын, ә сезнең буынга ул тагын да кадерлерәк. Авылларда моңа охшаш семинарлар үткәрү матур бер бәйрәмгә әверелде. Һәм аларның әһәмияте дә бик зур. Яшь буынга тәрбия бирүдә, тере мисал китерүдә сезнең фикер- киңәшләрегез безгә бик мөһим. Ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовның тынгысыз хезмәт җимеше бу", - диде ул Чара турында тулырак мәкаләне газетаның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев