Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә мәктәбендә - Г.Камал театры артистлары- фоторепортаж

Бүген, 20 февраль көнне, төштән соң, районыбызның Бәрәскә мәктәбендә Г.Камал артистлары белән бергәләп Туган тел көнен билгеләп уздылар. Мәктәп коллективы, авыл халкы белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе Наилә апа Гәрәева, мәртәбәле артистларыбыз, якташларыбыз Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров, Йосыф Бикчәнтәев, иҗатын Әтнә театры белән...

Бүген, 20 февраль көнне, төштән соң, районыбызның Бәрәскә мәктәбендә Г.Камал артистлары белән бергәләп Туган тел көнен билгеләп уздылар.

Мәктәп коллективы, авыл халкы белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе Наилә апа Гәрәева, мәртәбәле артистларыбыз, якташларыбыз Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров, Йосыф Бикчәнтәев, иҗатын Әтнә театры белән башлаган Мамадыш егете Фәннур Мөхәммәтҗанов һәм Лениногорск егете Раил Шәмсуаров, Чистай егете Алмаз Сабирҗанов кайткан иделәр. Бик җылы, ихлас кичә булды. Ник кайтканнар, кем чакырган, ни өчен нәкъ менә Бәрәскәгә кайтканнар, ник гел ир-егетләр генә?.. Укучылар белән ни хакта сөйләштеләр? Бәрәскәне ошатып киттеләрме? Бу хакта тулырак язмамны соңрак укырсыз, әлегә фотоларын карый торыгыз. С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев