Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә укучысы үзе турында - "Әтнә таңы"

Бәрәскә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысыүзе һәм мәктәп тормышы турында яза Безнең мәктәбебездә укучылар өчен күп төрле түгәрәкләр оештырылган. Мәсәлән, робот техникасы, хоккей, баян, рәсем түгәрәкләре. Мин үзем спорт белән шөгыльләнергә бик яратам, шуңа күрә дә әле футбол түгәрәгенә дә язылдым. Бу түгәрәк Әтнәнең "Ашыт" спорт клубында үткәрелә. Аның...

Бәрәскә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысыүзе һәм мәктәп тормышы турында яза

Безнең мәктәбебездә укучылар өчен күп төрле түгәрәкләр оештырылган. Мәсәлән, робот техникасы, хоккей, баян, рәсем түгәрәкләре. Мин үзем спорт белән шөгыльләнергә бик яратам, шуңа күрә дә әле футбол түгәрәгенә дә язылдым. Бу түгәрәк Әтнәнең "Ашыт" спорт клубында үткәрелә. Аның җитәкчесе - Таһир абый Вәлиуллин. Таһир абый безнең белән атнага 4 тапкыр шөгыльләнә. Ул безне игътибарлы, җитез, кыю, өлгер булырга өйрәтә. Көчле футболчы булу серләренә төшендерә. Мин түгәрәккә барасы көннәрне көтеп алам. Минем хыялым - киләчәктә сәламәт, оста футболчы булу. Таһир абыйның киңәшләрен тотсам, бу теләкләрем чынга ашар дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев