Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Бәрәскәсендә 3 көн кино төшерделәр

Ялган түгел, чын. Районыбызның Түбән Бәрәскә авылында өч көн дәвамында мөселман киносы хезмәткәрләре эшләде. Имеш-мимеш күп булды. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын төшерәләр икән, Миләүшә Айтуганова үзе кайткан икән. Әйе, чын, Мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова районыбызга үзе кайтты. - Без Бәрәскәне бик ошаттык. Безгә нәкъ шундый...

Ялган түгел, чын. Районыбызның Түбән Бәрәскә авылында өч көн дәвамында мөселман киносы хезмәткәрләре эшләде. Имеш-мимеш күп булды. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын төшерәләр икән, Миләүшә Айтуганова үзе кайткан икән.

Әйе, чын, Мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова районыбызга үзе кайтты.

- Без Бәрәскәне бик ошаттык. Безгә нәкъ шундый милли төстәге авыл кирәк иде. Авыл үзе бик матур, кешеләре бик әйбәтләр. Җитәкчеләре Илгиз Вилдан улы сокланырлык. Аның тормыш иптәше Сәрия ханымга, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатиховага без бик рәхмәтле. Безгә эшләү өчен бар шартларны тудырдылар. Өч көннең үткәнен дә сизмәдек",- дип авыл турында бик җылы хисләр белән сөйләде Миләүшә Ләбиб кызы.

Миләүшә ничек бар шулай кабул итә, төчеләнә белми, ялагайлану аңа хас түгел, ул- чын иҗат кешесе. Гади, кешелекле, авыл җанлы милләт баласы. Университетта бергә укыдык, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә идек үзен. Аз гына да үзгәрмәгән, затлылыгы гына арткан. Курсташым өчен сөенеп, кино турында сорашам. Беләм инде соңгысын әйтеп бетермәячәк. Мактану, һавалану аның өчен түгел, ул башта эшләп күрсәтә торганнардан.

Бу юлы да:

- Барын әйтеп бетерәсем килми, "Тапшырылмаган хатлар"ны Зур Ковалда төшердек. Бәрәскәдә икенчесен эшләдек. Тагын бер унбиш көнләп Казанда эшләячәкбез. Болай декабрьләргә өлгертербез кебек. Башта фильм кинотеатрларда күрсәтелер, дип уйлыйм. Ә Бәрәскә халкына, әзер булгач, үзебез алып кайтып күрсәтербез. Кунак ашы - кара-каршы, диләр бит...- диде Миләүшә Айтуганова.

Көтәсе генә калды... башы булгач, ахыры булыр, күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев