Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә бар да үзгә

Редакциябезгә мөләем генә апа килеп керде. Үзен ул Бәрәскә авылыннан Роза Сафина диеп таныштырды. Роза апа гомере буе фермада эшләгән- сыер да сауган, бозау да караган. Инде лаеклы ялга чыкканына да байтак. Карап торышка ул яшьне биреп булмаса да, 75 не тутырган икән. Килүенең сәбәбе дә шушы юбилее белән бәйле....

Редакциябезгә мөләем генә апа килеп керде. Үзен ул Бәрәскә авылыннан Роза Сафина диеп таныштырды.

Роза апа гомере буе фермада эшләгән- сыер да сауган, бозау да караган. Инде лаеклы ялга чыкканына да байтак. Карап торышка ул яшьне биреп булмаса да, 75 не тутырган икән. Килүенең сәбәбе дә шушы юбилее белән бәйле. Пакетыннан туган көн открыткасын алып күрсәткәндә апамның күзләрендә яшь иде.

  • Сеңелем, туган көнем икәнен кайдан белгәннәр диген, открыткалар күтәреп, бүләккә зур юрган алып килеп керделәр, - дип сөйләп китте ул. Хәзерге җитәкчебез кул астында күп эшләргә туры килмәде. Без Гатауллин заманында эшләдек. Әмма шуңа карамастан, бер бәйрәмдә дә калдырмый. Ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриевага да, җирле үзидарә рәисе Сәед Әхмәдуллинга да бик рәхмәтлемен. Исән-сау гына була күрсеннәр.

Роза апаның сүзләре чын ихластан иде. Дөрестән дә, ул яшәгән җирлектә хезмәт кешесенә генә түгел, өлкәннәргә дә олы хөрмәт белән караулары турында еш ишетергә туры килә. Алда телгә алынган Сөембикә апаның да үз эшен яратып башкаруының нәтиҗәсе бу. Ветераннар советлары һәр авылда бар. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, аларның эше турыдан- туры күмәк хуҗалык, авыл советы җитәкчелеге белән бәйле. Ветеран советы рәисләренә хезмәт хакы да түләнми дип беләм. Кем әйтмешли, "на общественных началах" йөрүчеләр алар. Ә бит туган көн, юбилей белән котлыйсы булса да, концерттан соң утырып алырга өстәл әзерләү өчен дә, ветераннарга пакет әзерлисе булса да "хуҗа"ларга ялынмый хәлләре юк. Ярый да, хуҗа Бәрәскәнеке кебек киң күңелле булса. Шулай да соңгы вакытта өлкәннәрнең иҗади яктан активлашуы күз алдында. Монысы инде һичшиксез, район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтовның тынгысыз хезмәте. Яңадан- яңа идеяләр белән янып йөргән көне аның. Бәрәскә авыл җирлеге ветераннары да бу эшләрдә актив катнашып киләләр. Сүз уңаеннан, рәисләре Сөембикә апа Садриеваның эшләү алымнары һәркайсы өчен үрнәк булып торырдай.Ул үзе 38 ел стажы булган элеккеге укытучы. Бик күп еллар директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып та эшләгән. Җирлекнең ветераннар советы рәисе булып эшли башлаганына бер ел гына булуга карамастан, байтак эшләр башкарырга өлгергән инде ул. Эш юнәлешләренә ялгыз, өлкән ветераннарның хәлләрен белү дә, аларга ярдәм итү , лаеклы ялга чыкканнарының туган көннәрен искә алып, бүләкләү дә, төрле мәдәни чаралар оештыру да, мәктәптә укучы балаларга патриотик һәм әхләкый тәрбия бирү кебек пунктлар да кертелгән. Һәм бу кәгазьдә генә түгел. " Ай ахырында кертеп бирәм юбилейлары булучыларның исемлеген. Кызларның исләренә төшереп торам. Котларга авыл советлары белән бергәләп барабыз. Алдан киләсебезне әйтеп тормыйбыз, кешегә мәшәкать ясыйсыбыз килми. Шулай ук өлкәннәр көнендә, 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрендә дә бүләксез калмыйлар". Хуҗалык рәисенең шәфкатьле, кешелекле җан булуы да сәбәп моңа. "Колхозның бүгенге хәле әнә шул өлкәннәрнең хезмәтенә бәйле", - дип санаган бик сирәк җитәкчеләрнең берсе ул. Һәм бу бер минем генә фикер дә түгел. Ә ветеран өлкәннәргә килгәндә, узган ел "Әбиләргә ни җитми?" спектакле белән районны әйләнгәннәр. "Балкыш" фестивалендә дә бик теләп катнашалар. Сөембикә апа концертта катнашкан 14 кешенең һәрберсен фамилияләп атап үтте. "Элек мәдәният йортында эшләгән Фәния, Тәскирә бик активлардан. Җырчы Фердинант, биюче Гөлфиябез, мандолинада уйнап хәтта район халкын шаккатырган Әлфинур апабыздан башка ветераннар концертын берничек тә күз алдына китереп булмый. Ике Суфия, Тәнзилә, элекке мәктәп директоры Зәлфирә, Рәйхана, Асия, Назира, Рәмзия ,читтән кайтып безгә әле генә килеп кушылган Нәбиулла әфәндегә дә бик рәхмәтлемен. Барсы да бер шалтыратудан килеп җитәләр, бик энергияле кешеләр. Шулай әзерләнәбез, әзерләнәбез дә, концерт булып узгач әллә ничек булып кала. Элеккеге хезмәттәшем Зәлфирә әйтмешли, " күңелдә бушлык " тоябыз". Әйе, ул яшьтә дәрман булмаса да, дәрт бар шул . Ялгышам, дәрманы да бар. Өлкәннәребез йөрәкләренә йон үскән кайбер яшьләрнең борыннарына чиертердәй әле. Күзләр генә тимәсен дә, иҗади дәртләре генә сүнмәсен. Мингазиз абыйлар, Сөембикә апа, Илсур абый Шакировлар кебек булганда сүнмәс тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев