Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә хоккей сезонын яптылар

Бүген Бәрәскә бозында авыл җирлеге хоккейчылары үзара җыелышып сөйләшкәннән соң, хоккей сезонын яптылар. Билгеле инде районыбызның иң көчле хоккейчылары (район башлыгы кубогын да алар яулады!) аны чираттагы бәйге белән озаттылар. Бүгенге ярышта авыл җирлегенең иң оста хоккейчылары 4 командага бүленеп уйнадылар. - яшьләр, -мәктәп укучылары, -студентлар, - ветераннар командалары. Хоккей...

Бүген Бәрәскә бозында авыл җирлеге хоккейчылары үзара җыелышып сөйләшкәннән соң, хоккей сезонын яптылар. Билгеле инде районыбызның иң көчле хоккейчылары (район башлыгы кубогын да алар яулады!) аны чираттагы бәйге белән озаттылар.

Бүгенге ярышта авыл җирлегенең иң оста хоккейчылары 4 командага бүленеп уйнадылар.

- яшьләр,

-мәктәп укучылары,

-студентлар,

- ветераннар командалары.

Хоккей ярышын Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин ачып җибәреп, уенчыларга уңышлар теләде. Анысын уен караганда авыл белән теләделәр. Бу ярыш җанатарлар өчен иң авыры булгандыр, чөнки барысы да үзләренеке. Олысы да кечесе дә куәт биреп тордылар. Һәм бергәләп җиңүчеләрне алкышладылар.

Җиңүчеләр:

1 урында - Студентлар, 2 урында - Ветераннар, 3 урында - Мәктәп укучылары белән яшьләр.

Җиңүчеләргә хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вильдан улы медальләр, бүләкләр тапшырды.

Хәйруллин Фаяз да киләчәктә хоккейчы булачак. Ул бүгеннән иң оста уенчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев