Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә мәдәниятчылар көч сынашты

Бәрәскәдә мәдәният йортлары җитәкчеләре үзара көч сынашты. Биш авылдан җыелган мәдәният хезмәткәрләренең чыгышын бәрәскәлеләр тулы зал, көчле алкышлар белән кабул итте. Бәйге һәр мәдәният йорты үзенең эшчәнлеген яктыртып, эшләгән эшләренә йомгак ясау кебек әзерләнгән иде. Зал түренә эленгән интерактив тактада нәкъ менә шул эшчәнлек чагылып барды да. Шул ук вакытта...

Бәрәскәдә мәдәният йортлары җитәкчеләре үзара көч сынашты. Биш авылдан җыелган мәдәният хезмәткәрләренең чыгышын бәрәскәлеләр тулы зал, көчле алкышлар белән кабул итте.

Бәйге һәр мәдәният йорты үзенең эшчәнлеген яктыртып, эшләгән эшләренә йомгак ясау кебек әзерләнгән иде. Зал түренә эленгән интерактив тактада нәкъ менә шул эшчәнлек чагылып барды да. Шул ук вакытта биредә эшләүчеләрнең үзләре, һәр авылдан килгән үзешчәннәр катнашында узган бәйге җыр- бию белән үрелеп барды. Кичәне Бәрәскә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова алып барды. Бәйгене дә хуҗалар үзләре башлап җибәрде. Авылдашлары үзешчәннәренә алкышларны җәлләмәде. Һәркайсының чыгышын зал гөрләп каршы алды. Быелгы ел бәрәскәлеләр өчен иҗади яктан бигрәк тә куанычлы булды. Юныс Әминевнең"Өти балак" спектакле белән алар "Идел-йорт" театр фестивалендә чыгыш ясап, халык театры исемен алдылар. Бәйгене дәвам иткән Бәрәзә мәдәниятен җитәкләгән кызлар әзерләгән чыгыш та истә калырлык иде. Презентацияләрендә бөтен башкарган эшләре күренеп тора. Алдагы елларда республика күләм узган КВНнарда катнашып урыннар алган коллектив бу. Быел Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр " спектакле белән дә 8 авыл мәдәният йортында чыгыш ясаганнар. Уздырган кичәләрендә үземнең дә катнашканым бар, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшли торганнардан. Сәхнәдә - Олы Мәңгәр мәдәният хезмәткәрләре. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова, халык театры режиссеры Илнур Шакировның тырышлыгы күптән түгел булып узган район мәдәниятчеләре киңәшмәсендә Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән иде. Эшләгән эшләре байтак, халык театры буларак чыгышларын да шуның белән бәйләгәннәр. Бу юлы Галиәскар Камалның "Беренче театр" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Ә сәхнәгә Кышлауның "Кытаймас әбиләре" чыккач зал тагын да җанланды. Каян шул хәтлене өйрәнеп бетергәннәр диген, телләре- телгә йокмый. Әбиләрнең чыгышына авыл яшьләренең җыр- биюле, уен- көлкеле "Печән өсте" күренеше бәйләнеп китте. Монысы инде, минем ише милли татар традицияләренә гашыйк кешенең күңеленә бал булып ягылды. Бернинди чит- ят культураларга иярү юк, чын, үзебезнеке. Шуңа карарга да бик күңелле. Ә иң ахырдан сәхнәгә чыккан Яңа Әтнәлеләр презентацияләре аша бөтен авыл мәдәниятчеләренә хас күренешләрне чпагылдырды дисәм дә, ялган булмас. Бер җиңел машинага унлап кеше төялгәнен күреп, көләргә дә, еларга да белмисең... Машинага гына түгел, кирәк булса трактор арбасына да, ипи машинасының контейнерлары арасында кысылып та концерт куярга йөргән чаклар бар иде анысы. Әнә шулай, бернинди авырлык каршында туктап калмаучылар гына авыл мәдәниятен җитәкли ала торгандыр. Район мәдәният бүлеген җитәкләгән Азат Хәйретдиновның тынгысызлыгын,бу өлкәне үстерү өчен янып- көеп йөрүен дә китереп өстәсәң ..Шулай булмаса, мәдәният учагы яна алмый, пыскый гына торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев