Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә - Әниләр бәйрәме

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәпнең актлар залына һәр укучының да әнисе, әбиләре килгән иде. Көне дә, әниләребез сыман, якты, нурлы булды. Бәйрәм төрле бәйгеләр, видеоязмалар белән үрелеп барды.Әниләрнең кул эшләренә багышланган күргәзмәдә аларның осталыкларын күрергә мөмкин иде. Ә менә без, укучылар, әниләребезне рәсемнәргә ясаганнан соң, аларның үзләрен танулары бик күңелле булды....

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәпнең актлар залына һәр укучының да әнисе, әбиләре килгән иде. Көне дә, әниләребез сыман, якты, нурлы булды. Бәйрәм төрле бәйгеләр, видеоязмалар белән үрелеп барды.Әниләрнең кул эшләренә багышланган күргәзмәдә аларның осталыкларын күрергә мөмкин иде. Ә менә без, укучылар, әниләребезне рәсемнәргә ясаганнан соң, аларның үзләрен танулары бик күңелле булды.

Укытучы апаларыбыз бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрү өчен, төрле табышмак, мәкальләр, уеннар әзерләгәннәр. Монда кемнең тапкыр, җитез икәнлеге ачыкланды. Без җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Әниләребезгә үзебез әзерләгән бүләкләрне тапшырдык.Ә иң күңеллесе - кызларның малайларга алъяпкыч киертүе һәм яулык бәйләве булды. Иң кадерле кешеләребезнең йөзләре бик шат, көләч иде. Әниләребез гомергә бәхетле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев