Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәгә Фарсель Зыятдинов килде

Бәрәскә авыл китапханәсендә һәвәскәр бакчачыларга үзенең "Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчачы», радиотелевидение тапшырулары аша бирелгән файдалы киңәшләре белән, әдәбият сөючеләребезгә үзенең "Авылдашның авыр юл башы", "Тагын килде язлар", "Безнең гомер" һәм башка проза һәм шигырьләрен туплаган җыентыклары аша таныш булган галим, язучы, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,...

Китапханәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган "Яшәү яме" дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Кичә "Мин Сезне яраттым көчлерәк…" дип аталган видеопрезентация белән үрелеп барды. Очрашу Ф.Зыятдиновның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырудан башланып китте.

Кичәнең икенче өлеше сораулар һәм җаваплардан торды. Фарсель абый очрашуга килгән тамашачыларның сорауларына җавап биреп, аларга, бакчачылыкны иртә язда нинди эшләрдән башларга кирәклегеннән алып, агачларны, яшелчәләрне ничек һәм нинди тәртиптә утыртырга, аларны ничек ашларга, ничек авырулар һәм корткыч-бөҗәкләр белән көрәшергә, җыеп алган уңышларны ничек кулланырга һәм сакларга кирәклеге турында аңлатты.

Әдәбият сөюче укучыларыбызга Фарсель абыйның үзе башкаруында яңгыраган шигырьләр кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. Шигырьләр яңгыраганда барлык залда утыручыларның күз алдына язучының тормышындагы иң авыр минутлары: сабый баласын югалту, аннары улларының бер-бер артлы фаҗигаләргә таруы, тормыш иптәше-якташыбыз, шагыйрә Фирая апаны югалту мизгелләрен күз алдына китереп бастыргандай итте. Һәркемнең күңеленә мөлдерәмә сагыш һәм моң салды. Фарсель абый да бу вакытларда яшереп кенә үзенең дә күз яшьләрен сөртте.

Фарсель абый халык язмышы өчен борчылып, вакытын, сәламәтлеген дә кызганмыйча җан атып яшәү рәвешенең бер үрнәге. Олы яшенә карамастан, ул әле дә иҗат юлында янып-көеп йөри, бик теләп үзенең яраткан укучылары белән очрашуларга бара, Казан финанс икътисад институтында студентларга дәресләр бирә. Очрашуга килгән Бәрәскә урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларына үзенең матур теләкләрен җиткерде, аларга әлеге уку йортына укырга керергә тәкъдим итеп, әлеге уку йортының буклетларын таратты.

Үзен яраткан, хөрмәт иткән укучыларын кайгыртып, Фарсель абый бакчачылар очен чыгарылган "Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы", "Ямь һәм тәм яки безнең бакча» исемле китапларын укучыларга җитәрлек итеп үзе белән алып килгэн иде. Очрашуга килгән һәркем әлеге китапларны алырга ашыктылар һәм авторга үзләренең рәхмәтләрен һәм теләкләрен җиткерделәр. Ә Фарсель абый аларга тиздэн яңа бүләк: "Яз" нәшрияте белән берлектә "Файдалы үсемлекләр" китабы бастырылачагын әйтте.

Очрашу кичәсендә Бәрәскэ авылының иң яшь, талантлы җырчылары Радик Шәрәфиев һәм Фәнил Сабирҗанов башкаруында яңгыраган җырлар язучының да, тамашачыларның да күңеленэ һуш килде. Фарсель абый аларны да буш калдырмады. Үзенең култамгасы белән китапларын бүләк итте.

Очрашу татар гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры, һәм язучыдан автограф алу, фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

Бу очрашудан барлык тамашачылар да, оештыручылар да, килгән кунаклар да канәгать калды. Ә безне, китапханәчеләрне, иң куандырганы - очрашуга китапханәләребезнең ин ышанычлы, китап җанлы - олы яшьтәге апаларыбызның килүе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев