Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Бәрәзә авылында караклар бер әбине талаганнар

Телефоннан гына шалтыратырга рөхсәт сорап, ике билгесез кеше Олы Бәрәзә авылында бер ялгыз әбигә керәләр. Керүгә үк телефон чыбыгын өзәләр. Әбине бәйләп, юрган астына салалар. Нәтиҗәдә аның 80 мең сум акчасын, алтын балдагын урлап чыгып китәләр.

"Бүгенге көндә каракларны эзләү бара. Мондый очрак Биектауда да күзәтелгән. Биредә 630 мең сум акча урланган. Районда балаларсыз гомер итүче ялгыз әби-бабайларның исемлеген социаль яклау бүлегеннән алдык. Алар бездә 979. Аларны кисәтеп шуны әйтәсе килә. Зинһар өчен, кичләрен бер белмәгән кешеләргә ишекләрегезне ачмагыз. Шикләнгән кешеләрне күрсәгез, һичшиксез участок полицияләренә хәбәр итегез.", - ди районның полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов.
Әби- бабайлар бербелмәгән, күз күрмәгән кешеләргә ышанмагыз. Уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев