Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәзә Хафиз

Илгиз Кадыйров, Олы Бәрәзә авылы

“Көрәшче Хафиз җыенга әзерләнә башлаган”.Әлеге хәбәр яшен тизлеге белән авылга тарала. Димәк, бер айдан – Мәйдан.
Сугыштан соңгы иң хәерче вакытлар. “Юк”тан башка әйбер дә юк. Шулай да Хафиз абый аерым ха­сияткә куела: ашау-эчү ях­шыртыла (ит, май, йомырка эшкә җигелә); тәнне тыгызлатырга, беләкләргә көч җыярга, билне “бирмәслек итеп” ныгытырга кирәк. Ат хәтле гәүдәне сәгатьләр буе көрәштереп, батыр калдыру өчен ай-һай ничә сарык түшкәсе кирәк булгандыр! Бу хакта халык арасында чыны-ялганы күп булган: ”Бер утырып ашаганда бер бәтине”... һәм башкалар, һәм башкалар – сөйләргә дигәндә безнең бәрәзәләргә бир инде син, телләренә бер керсәң...
1952–1953 еллар тирәсе. Мин Олы Бәрәзә мәктәбенең дүртенчеме–бишенчеме сыйныфында укыйм. Әни ниндидер йомыш белән “Бай күпере” янындагы таш кибеткә төшереп җибәрде. Чатта күрәм: бер бабай әкрен генә атлап «Кара» Йосыфларга кереп бара. Килеп җиткәч карасам, ишегалдында кап–кара йөзле, гаять зур гәүдәле, озынрак сырма кигән берәү басып тора. Як-ягына карангалап та ала. Таныдым. Хафиз абый икән. Бас­тырыктай ике кулы җиргә кадәр асылынып төшкән, муенга утыртылып куелган имән бүкәне сыманрак баш түбән иелгән. Кыска аяклары белән ата каз сыманрак бер урында таптанып тора бу.
Мин кибеттән әйләнеп менгәндә күрәм, ул ишегалдыннан чыгып, урам буйлап атлар-атламас кына түбән төшеп бара. Өйләре шул якта иде.
Бүген бу ике кадрны мин болай аңлыйм: “хәлсез арыслан”. Тирә-якны дер селкетеп торган көрәшче. Үзе генә белгән сәләт белән көрәшеп тапкан кызыл малның сукыр бер тиенгә хәҗәте калмаган. Элек эшләпәсен салып исәнләшкән авыл халкының мескенле-мыскыллы карашы... Чүп-чарның сиңа сәлам бирмичә борылып үтеп китүе... Кайда ул элеккеге ашаулар, дастархан тулы нигъмәт?! Ә эчендә берни белән дә алыштыргысыз горурлык!
Дөньясын бушка үткәрүче мескеннәргә ул югарыдан карый. Үлгәч аларны беркем белмәячәк. Ә менә көрәшче Хафиз исеме һәм аның даны калачак. Калачак и баста! Чөнки, 654 йортлы авылда ул берәү генә. Ходай аны аерым яраткан, үгездәй көч-куәт, дәрт-дәрман иңдергән. Төкерә ул үзенең ачлы-тук­лы йөрүенә. “Бер ашавың – мең яшәвең!” – дигәннәр Бәрәзәдә. Авылда аны кунакка чират торып чакыралар. Муллаларга да эләкми андый хөрмәт!
Аягын көчкә өстерәсә дә, атлый ул әле. Горур атлый! Аның белән “Көрәшче Хафиз” дигән даны да янәшә бара. Үзе китсә дә, ул югалмаячак.
Шулайрак уйлап түбән төшеп бара “карт арыслан”. Аның кояшы офыкка кереп бара. “Килгәннәр китәргә тиеш” дигән Гомәр Хәйям. Тик кем ничек китә бит...
Озак еллар Биектау район шифаханәсе баш табибы булган Дәминов Нәүфәл Шакир улының әтисе ягыннан Биктимер бабасы белән Хафиз абыйлар нәселе туган тумача булган. Сабан туе алдыннан көрәшче Хафиз Битаман егете белән Биктимер бабайларның зур сараенда өрлек аркылы гер ыргытып көч җыйган. Нәүфәлнең әнисе Мәйлүха апай (ул минем әнинең бертуган апасы) Хафиз бабасының бик гыйбрәтле бер сүзен хә­терли: “Берәүне аркасына салу көрәшченең ярты гомерен ала!”
Мәйлүха апа сөйләвенчә, Олы Бәрәзә авылы 1925 елны ике башыннан да кинәт яна башлый. Халык ике якка йөгереп гаҗиз була. Түбән очтагы Хафиз йорты көлгә әйләнә. Бу хәлне ишетеп, Казан байлары әллә кырык, әллә алтмыш обоз текс­тиль төяп җибәрә. Шул мал бәрабәренә тиз арада көрәшчегә бөтен каралты-куралы яңа өй салына.
Ышансаң – ышан, ышан­масаң – юк, дигәндәй, Казан байлары Хафизны хәтта Америкага алып барганнар, имеш. Аның белән көрәшергә кулына тимер шынҗыр тоткан негрны чыгарганнар. Оренбур, Өфе, Сарытау, Әстерхан, Казаннарда җиңгән Бәрәзә Хафиз бу негр­ны да аркасы белән җиргә шапылдатып куйган.
Казаннарда атналар буе көрәшеп батыр кала алган, циркларда профессионаллар белән тартышкан, Рәсәй буйлап җиңелүне белмичә, Татарстанның беренче чемпионы булган җиңелмәс Хафизны Олы Бәрәзәдә үзен әйләндереп ыргытучы булган бит! Тик монысы икенче кыйсса инде...
(Түгәрәк уен, 2018 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең Югары Тегермәнлектә дә булган ул андый пәхлеван.Бер Казан Сабантуенда катнашкан.Берне еккан, икене...Шунда берсе килеп колагына пышылдаган " Тай моннан, сине җыештырырга йөриләр" дип...